ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
17 декабрь 2025, 11:30

Айлыкка йомгак ясалды

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә районда тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча айлыкка йомгак ясалды.

Айлыкка йомгак ясалдыАйлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды

Чарага муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Русия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полиция лейтенанты Юлия Радик кызы Насыйбуллина, район үзәк дәваханәсе психологы Гөлшат Флүр кызы Якупова, Яшьләр үзәге директоры Лиана Хәбибулина, белгече Ирина Мансурова, “Гаилә” үзәге вәкилләре җыелды. Айлык чикләрендә, районыбызда, 1 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча төрле чаралар уздырылды. Чаралар планына укучылар һәм аларның әти-әниләре белән лекцияләр, әңгәмәләр, тематик класс сәгатьләре, спорт-сәламәтләндерү, мәдәни-киңкүләм чаралар, сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча буклетлар, истәлекләр, флаерлар тарату, «Яшүсмер» рейдларын үткәрү, алкоголь, наркотиклар, токсик матдәләр куллануга, тәмәке тартуга һәвәс укучыларны ачыклау һәм аларны мәктәп эчендә исәпкә кую, блокировкалау өчен наркотик юнәлештәге сайтларны ачыклау кертелде. Муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча айлыкта актив катнашучыларны сәламләп, бу кирәкле һәм актуаль эшчәнлекне айлык кысаларында гына түгел, бөтен уку елы дәвамында да шулай актив дәвам итәргә чакырып, җиңүчеләрне бүләкләде. Районның авыл биләмәләрендә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр арасында Ләлә Рафат кызы Шәймарданова (Тайняш), Лиана Раил кызы Гыйзетдинова (Рапат), Миләүшә Мәснәви кызы Садыйкова (Үрнәк) муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитетының грамоталары белән бүләкләнде. Гомуми белем бирү учреждениеләре арасында шундый ук грамоталарга Тозлыкуш урта мәктәбе, Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы, Рәҗәп урта мәктәпләре лаек булды. Чара барышында “Гаилә” үзәге психологлары Гөлназ Сәлимова белән Илвина Фәтхетдинова катнашучылар өчен кызыклы тренинг үткәрде. Яшьләр үзәге белгече Юлия Гыйнислам кызы Хәкимова моңлы чыгышы белән чарага дәрт өстәде.

Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Айлыкка йомгак ясалды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас