

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең "Җиңү ритмнары" дип аталган йомгаклау концерты узды. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда лауреат һәм дипломант булган Балалар сәнгать мәктәбе укучылары район мәдәният йортының тамаша залы сәхнәсендә гаҗәеп матур номерлар белән чыгыш ясады. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова барлык катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Ул Балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы һәм шундый югары нәтиҗәләргә ирешүче балаларның сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Сәхнәдә "Башкортстан йолдызы" Бөтенрусия күп жанрлы конкурсында өч ел рәттән Гран-при ияләре – "Дуслык"фольклор-хореография ансамбле (җитәкчесе – Эльза Сәетгәрәева), "Радуга" хореография ансамбле (Нәфисә Әшәрапова) һәм аның төрле дәрәҗә лауреат исемнәрен яулаган солисткалары, "Афәрин" республика хореография конкурсының өч дәрәҗә лауретлары исеменә ия булучы "Шатлык" хореография ансамбле (җитәкчесе Рәйлә Нуриханова) чыгыш ясады. Музыкаль номерлар белән шулай ук Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары, төрле конкурслар лауреатлары һәм җиңүчеләре сөендерде. "Башкортстан йолдызы" Бөтенрусия күп жанрлы конкурсы, "Балалар академиясе" III Мәскәү халык-инструменталь сәнгать фестиваль-конкурсы, Т.А. Урицкая истәлегенә багышланган фортепиано һәм ансамбль музыкасы ачык конкурс-фестивале, "Балалар талантлары йолдызлыгы" конкурсы, "Родные напевы" ачык республика эстрада җырлау конкурсының төрле дәрәҗәгә ия булган лауреатлар музыкаль номерларын бүләк итте. “Вивьен "иҗат коллективы яңа "Туган як" коллекциясе белән чыгыш ясады. Коллектив “Иң яхшылар вакыты” (“Время лучших”) "Бөтенрусия конкурс-кастингында – беренче, “Балалар модасы подиумы” ачык төбәк конкурсында икенче урынга ия булганнар иде. 2026 елның февралендә "Вивьен" иҗат коллективы "Иң яхшылар вакыты" проекты кысаларында Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Чара ахырында сәнгать юнәлешендәге конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга, Айгөл Кудрявцева һәм Нәфисә Гыйльметдинова җитәкчелегендәге укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Зөлфия Әнвәр кызы Назаргулова җитәкчелегендәге "Иртә эстетик үсеш" бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышы концертка ямь өстәде. Концертта шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең тәҗрибәле укытучылары җитәкчелегендә яшь музыкантлар һәм биючеләр чыгыш ясады. Аларның әле илһам канатлары ныгып кына килсә дә, киләчәктә аларны зур иҗади уңышлар көтә дип ышанабыз!