ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Культура и искусство
17 декабрь 2025, 06:25

Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде

Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе “Иң яхшы яңа ел чыршы чыршы уенчыгы”  һәм  “Солдатка яңа ел открыткасы” республика профсоюзы яңа ел конкурсларына йомгак ясалды.

Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләндеРеспублика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде
Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде

Анда Гомумрусия мәгариф профсоюзы әгъзаларының 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары катнашты. Иҗади бәйге яшь буенча дүрт номинациядә узды.          «Иң яхшы Яңа ел чыршы уенчыгы» конкурсының республика этабында Илгизә Илгиз кызы Кинзина җиңүче дип танылды (әнисе – Ирина Марат кызы Кинзина, Үрнәк урта мәктәбе пешекчесе). «Солдатка Яңа ел открыткасы» бәйгесенең республика этабында Вилдан Илдар улы Гарифуллин җиңүче булды (әнисе – Эльмира Рамил кызы Гарифуллина, Чакмагыуш Балалар иҗат үзәге  методисты).          Җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы республиканың төп профсоюз чыршысында узды. Барлык катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә дә кызыксынулары һәм иҗади карашлары өчен рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.  

Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде
Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде
Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде
Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде
Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде
Республика профсоюзының яңа ел конкурслары җиңүчеләре билгеләнде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас