

Бәйрәм чарасы барышында балалар тылсымлы әкият дөньясы мохитендә булып, яраткан персонажлар – район мәдәният йорты сәхнә осталары башкаруындагы Кыш Бабай, Карсылу һәм башка әкият геройлары белән очраштылар. Тамашаның сценарие мавыктыргыч, балаларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп уйланылып төзелгән, костюмнар да күзнең явын алырлык күркәм булды, ә музыкаль бизәлеш күңелле атмосфераны тагын да арттырды. Бәйрәмдә катнашучы балалар тамаша сюжеты үсешен мавыгу белән күзәтеп, үзләре дә вакыйгаларда катнаштылар, барлык чыгышларны алкышлар белән озатып калдылар. Яңа ел бәйрәмен Балалар сәнгать мәктәбе, Чакмагыш гимназиясе һәм беренче урта мәктәп укучыларының чыгышлары бизәде. Чара ахырында Кыш Бабай белән Карсылу бәйрәмгә килүчеләрне якынлашучы Яңа ел белән котлап, якты теләкләр җиткерде. Бу чара балалар күңелендә онытылмас хәтирәләр калдырды һәм бәйрәм кәефе бүләк итте.