+22 °С
Яңгыр


Яңа ел бәйрәме алдыннан Яңа Коты мәдәният йортының “Яшьлек” агиткультбригадасы әгъзалары да шушы авылда гомер итүче хөрмәтле авылдашлары Зәбирә Шәмсегали кызы Вахитованы йортына барып, истәлекле юбилее – 90 яше тулу белән тәбрикләде. 90 яшь – ил тарихы белән аерылгысыз бәйле булган вакыйгаларны лаеклы үтеп, берничә буынга үрнәк булырлык гомер кичерү, бәхетле гомер көзе ул. Зәбирә Шәмсегали кызының гомер еллары да тырыш хезмәт һәм бай тормыш тәҗрибәсе белән исәпләнә. Шуңа да мәртәбәле юбилей көненә аңа күп санлы котлаулар һәм җылы теләкләр җиткерелде. Мәдәният йортының сәхнә осталарының тәбрикләү җырлары бу бәйрәмне тагын да ямьлерәк, күркәмрәк итте.