

Яңа ел – үткәнне, бүгенгесен һәм киләчәген, якты хыялларны һәм яңа максатларны искиткеч итеп берләштерә торган бәйрәм. Яңа ел бәйрәмнәрендә һәрвакыт үзенчәлекле мохит хөкем сөрә һәм без барыбыз да ирексездән әлеге могҗизага ышанабыз – Яңа елны каршылауның чагу, тылсымлы бәйрәмнәр чорына эләгәбез. Район мәдәният йортында узган кышкы бәйрәм кичәләре берсеннән-берсе матур булып, бер-берсен кабатламыйча, зур оешканлык белән үтә. Өлкәннәребез өчен оештырылган Яңа ел кичәсен һәрвакыттагыча олы ихласлык һәм эчкерсез җылылык белән район мәдәният йортының халык иҗаты буенча әйдәүче методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова алып барды. Район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев биредә җыелучы барлык өлкәннәрне дә сәхнәдән тәбрикләп, һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе теләде. Матур итеп бизәлгән чыршы тирәсендә сәхнә осталары, үзешчән артистлар тамашачыларны дәртле җыр-моң, биюләр белән сөендерделәр. Бәйрәм белән котларга килүче Кыш бабай, Карсылу, яңа 2026 ел символы – Ат өлкән яшьләрдәге чакмагышлыларның күңелен тагын да күтәреп, тирә-якка бәйрәм рухы таратты. Яңа елның элек-электән килә торган үзенчәлекле, шул ук вакытта мавыктыргыч бер өлеше ул – лотерея уены. Чара бәйрәмнең шушы иң күңелле өлеше – оттырышсыз лотерея уйнату белән тәмамланды. Карсылу тамашачыларга Яңа ел бүләкләре таратып, бәйрәм кәефе бүләк итте. Лотереяда бүләкләр алып кайту әлеге кичнең ямьле бер өлеше булды. Мондый чаралар – өлкәннәргә бер-берсе белән кабат очрашырга, аралашырга, вакытларын күңелле үткәрергә бер сәбәп. Алар бәйрәмдә рәхәтләнеп аралашты, күңел ачты, киләсе елга да җитәрлек бик күп рухи байлык, дәрт-дарман, илһам алды.