Барлык яңалыклар
Культура и искусство
29 декабрь 2025, 11:45

Тамашачы күңелле ял итте

26 декабрьдә район мәдәният йортында авыл халкы өчен  “Очкыннар һәм тояклар” дип аталган бәйрәм концерты узды

Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте


         Яңа ел   ул – әкияти тылсым, күңел ачу һәм шатлык бәйрәме. Район мәдәният йортында узган Яңа ел тамашасы да истә калырлык матур булды. Бу көнне чараны алып баручылар Рузил Гафаров, Гөлшат Галләмова бәйрәмгә җыелучыларны сәхнә түреннән сәламләп, Яңа ел белән тәбрикләде. Кыш Бабай, Карсылу, Яңа ел символы – Ат та тамашачыларны сөендереп, иң ихлас котлауларын җиткерде. Ривенер Гобәев, Нәфисә Әшәрәпова, Азалия Исхакова, Идрис Хәмидуллин, Айгөл Әбдиева, Урал Гатауллин, Регина Хәмәтшина, Альберт Арысланов, Гөлназ Сәлимова, Рузил Гафаров, Гөлнара Шәймиева, Гөлназ Хафизова, Айгөл Әбдиева триосы, «Асылъяр”, “Соверен”, Балалар сәнгать мәктәбе бию ансабльләре һәм башкалар башкаруында дәртле  җырлы-биюле чыгышлар авыл халкының күңеленә хуш килде. Аларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр.
         Бәйрәм концерты һәммәсенә дә күтәренке рух һәм яхшы кәеф бирде. Барлык килгән тамашачы күңелле ял итте.   Рух күтәренкелеге, янып торган йөзләр, авылдашлар, яшьтәшләр белән аралашу шатлыгы  –   барчасының да хәтерендә озак сакланыр, Яңа алда җитәкрлек илһам, өмет-куанычлар, яңа көч һәм уңышларга омтылыш бирер,  дип ышанасы килә.
 
Илсөяр Гайсина.

Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Тамашачы күңелле ял итте
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас