Иң тәүдә аларны заманча яңа мәктәп белән таныштырып, экскурсия үткәрделәр. Артабан студентлар өчен төрле юнәлешләр буенча мәйданчыклар оештырылды. Соңыннан һәммәсе дә гимназиянең тамашалар залында җыелып, район башлыгы белән пресс-конференциядә катнашты. Реканс Фәнил улы Ямалеев студентлар белән дустанә аралашып, районыбыз үсеше, киләчәккә уй-планнары белән уртаклашты, үзенең студент елларын искә төшерде, кече Ватаныбызны сөю, ватанпәрвәрлек, спорт яратуы турында сөйләде. Студентлар районның бүгенге көн сулышы, киләчәккә перспективалар белән танышты, үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җаваплар алдылар. Җанлы, кызыклы очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Бу хакта тулырак – киләсе саннарда.