Кыш – чыннан да, тылсымчы! Салкын булуга карамастан, ул безгә шулкадәр шатлык һәм вакытны актив һәм күңелле уздыру мөмкинлекләрен бүләк итә. Балалар чын күңелдән кар бәрешле уйнадылар (төгәллекләре бик көчле иде! ), җитез генә таудан шудылар, күз явын алып торырдай чыршы янында шигырьләр сөйләделәр. Бу көн аларның хәтерендә бик озакка матур истәлек булып сакланыр. Ул балаларга уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке рух бүләк итеп кенә калмады, ә сәламәтлекләрен дә ныгытты! Саф һавада актив уеннардан да яхшырак нәрсә була ала, шулай бит? Ә иң мөһиме – беркем дә татлы бүләкләрсез китмәде! Яңа ел –могҗизалар һәм күңелле сюрпризлар вакыты бит! Китапханәчеләр кызлар һәм малайларга күңелле, матур көн бүләк итә алуларына бик шат калды.