Берничә дистә еллар дәвамында районыбызның әдәбият сөючеләренә күңел энҗеләрен юмарт чәчүче Ясирә Гайнислам кызы күптән түгел истәлекле гомер үрен билгеләде. Аның шигырьләре узган тарихыбызга байкау, әйләнә-тирә табигатебезнең гүзәллеге, янәшәбездәге төрле тармакларның булдыклы, эшчән алдынгылырын данлау, хезмәт һәм илебез азатлыгы өчен көрәш батырларына мәдхия һәм башка хисләр белән сугарылган, берничәсе көйгә салынып, яратып башкарылып килә. Кичә барышында алар да яңгырады, каләм остасының укытучылары, замандашлары, иҗатташлары, туганнары, дуслары, урындагы мәктәп укучылары хатирәләре белән уртаклашты. Әдибәнең иҗат өлгеләрен бертуганнары, мәктәп балалары, иҗатташ дуслары укып һәм җырлап та ишеттерде. Авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, иҗади берләшмә җитәкчесе Рәзифә Сәхапова, иҗат өлгеләре күпләп басылган “Игенче” гәзите мөхәррире Фәнис Әмирханов, татарлар конгрессы башкарма комитеты вәкиле Айгиз Мадьяров һәм башка чыгыш ясаучыларның бәһаламаларында аның тормыш юлына, иҗатына олы бәһа бирелде.
(Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитендә укырсыз).