Барлык яңалыклар
Культура и искусство
20 гыйнвар , 12:30

Күркәм традицияне дәвам итеп

Районыбызның чәчәк атуына күп өлеш салган,  күп еллар хезмәт салган озын гомерле райондашларыбызны, ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлау традициясе дәвам итә.

Күркәм традицияне дәвам итеп
Күркәм традицияне дәвам итеп

Үрнәк авылы биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова  мәдәният хезмәткәрләре һәм авылның ветераннар советы рәисе Р.Г. Исмәгыйлова   белән берлектә 16 гыйнварда үзенең 95 яшьлек олугъ юбилеен билгеләп үтүче Мәмдүдә Хөсәен кызы Хәсәнованы тәбрикләргә килде. Алар юбилярга РФ Президенты Владимир Владимироваич Путиннан котлау открыткасы, бүләкләр тапшырдылар. Рәсимә Дамир кызы шулай ук муниципаль  район  хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы  Ямалеев исеменнән  ихлас котлаулар җиткерде. Кунаклар  Мәмдүдә Хөсәен кызын  юбилее белән котлап,  сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чордагы хезмәтләре өчен  рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп яшәвен теләделәр. Өлкән яшьтәге кешеләргә күп кирәкме? Сәламәтлек һәм бераз игътибар – һәм бу, әйтергә кирәк, бүген иң мөһиме.

         Хөрмәтле ветеран бүләкләрне, теләкләрне рәхмәт әйтеп кабул итте, сәламәтлеге турындагы сорауларга да җаваплар бирде. Аны тәбрикләргә килүчеләр саубуллашканда   100 еллык юбилена да күрешергә насыйп булуын теләп, котларга килергә вәгъдә итте.

Күркәм традицияне дәвам итеп
Күркәм традицияне дәвам итеп
Күркәм традицияне дәвам итеп
Күркәм традицияне дәвам итеп
Күркәм традицияне дәвам итеп
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас