Остаханәнең барлыкка килү тарихыннан башлыйк әле. “Мин муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка мөрәҗәгать иттем. Ул Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова белән бергәләп җиткергән үтенечебезне тыңлады һәм остаханәгә урын бирде. Үз көчебез белән бүлмәгә ремонт ясап, аны матурлап бизәдек тә, хыялыбызны тормышка ашырдык”, – ди Иске Калмаштан кул остасы Ләйсән Низаметдинова.
Биредә тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә һәркем төрле һөнәрләр үзләштерә алачак. Остаханәдә агач белән эшләүдән тыш ротангтан нәфис кәрзиннәр үрү, конфет һәм сабынлы розалардан нәфис букетлар ясау, мамык шнурдан сувенирлар, фанерадан лазер белән кисү, киез әвәләү, бәйләү, чигү эшләре белән шөгыльләнеп була. Димәк, биредә боларның барысына да өйрәнергә мөмкин. Ләйсән Низаметдинова, Элина Дәүләтова, Карина Гыйсмәтуллина, Илдар Миһранов, Гөлшат Мусина, Нәфисә Гыйльметдинова төрле һөнәр ияләре булсалар да, бу аларга иҗат итәргә комачауламый. Алар үз куллары белән тылсым тудыра.
Остаханә ачылу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашты.“Биредәге һәр әйбер күңел салып башкарылган. Бүген без районда "Арт.Һөнәр» иҗат почмагын ачабыз. Бу проектның юлы Эшкуарлык сәгатьләрнең берсендә фикер алышудан башланды. Актив һөнәрчеләрнең инициативасын без хупладык һәм остаханәгә бина бүлдек. Хәзер иҗат остаханәсендә тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар да, өлкәннәр дә көндәлек мәшәкатьләрдән арына, төрле һөнәрләрне үзләштерә һәм үз куллары белән матурлык тудырырга өйрәнә алачак. Үзәк каршында шулай ук кулдан эшләнгән товарлар кибете эшли. Андагы әйберләр эксклюзив, аларны массакүләм җитештерүдә кабатлап булмый. Креатив иҗади индустрияләрне үстерү бүген мөһим федераль проект һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының бер өлеше булып тора. Бу безнең якташларыбызның таланты, аларның уникаль продукт булдыра алуы – районның гына түгел, бөтен илнең икътисады үсеше өчен кыйммәтле ресурс булуын раслый. Үзәккә иҗади уңыш, илһам һәм чәчәк атуын телим!” – диде ул.
Әйе, биредә һәркем үзен чын оста итеп хис итә. Һөнәр кешеләрне берләштерә, ә үз куллары белән ясалган әйбер һәрвакыт җылылык бөркеп тора. “Безнең остаханә иҗат сөючеләр өчен һәрвакыт ачык”, – диләр проектны оештыручылар Ләйсән Низаметдинова һәм Нәфисә Гыйльметдинова.
Әлеге чарада өч буын осталары катнашты. Резида Рубин кызы Ишморатова (аны агинәй дисәм дә, ялгышмам): “Без хезмәт сөеп үстек. Үсеп килүче буынга мондый хезмәт тәрбияви яктан үсеш бирә. Әлеге эш дәвамлы булсын, чакмагышлыларны озак еллар куандырсын. Җитәкчеләргә һәм остазларга уңышлар телим. Илебез тыныч булсын”, – диде ул.
Агач белән эшләүче Гөлназ Костина: “Без агачлардан савыт-саба гына түгел, модуль мунчалар да төзибез. Киләсе елга яңа бурыч куйдык: агачтан модуль йортлар төзергә. Безне социль челтәрләрдән һәм шушы остаханәдә табып була”.
Иң яшь һөнәр остасы Ләйсән Дәүләтгәрәева киез әвәләү серләре белән уртаклашты. Максатчан һәм уңган кыз, әле мәктәптә генә укуына карамастан, шәхси эшен ачып, һөнәренә башкаларны да өйрәтмәкче.
Ротангтан үрү (Рида Яковлева), бусиналардан сувенирлар эшләү (Юлия Хәбетдинова), сабын кайнату (Әлфия Казаева) осталык дәресләре һәркемдә кызыксыну уятты.
“Бүгенге көндә без 12 эшкуар берләштек. Киләчәктә безгә иҗатчылар өстәлер, дип ышанабыз. Безнең башлангычны хуплаган һәм ярдәм иткән хакимият башлыгы Реканс Фәнил улына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Рима Рәхимова, Элина Дәүләтова, Гөлшат Мусинага бүләкләр әзерләүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт. Остаханәнең ачылуын оештыру эшләрендә ярдәм кулы сузган Рамил Камил улы Агиевка, Луиза Марсель кызы Абдрахмановага, Рузил Радик улы Гафаровка чиксез рәхмәтлебез.
Безнең планнар бик зур: яңа мастер-класслар, күргәзмә-ярминкәләр, башка районнардан килгән һөнәрчеләр белән кызыклы чаралар оештырырга планлаштырабыз, бәлки безнең Чакмагыш Башкортстанның һөнәрчелек башкаласы булыр!” – диде Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова.
Моннан тыш, остаханәдә уникаль товарлар кибете эшләячәк. Биредә кулдан эшләнгән кабатланмас әйберләр сатып алырга мөмкин булачак, аларны осталар үзләренең бөтен сәләтен, күңел җылысын һәм яхшы теләкләрен салып эшләгән. Яңа остаханә – ул тагын бер изгелек учагы. Мондагы кешеләр эшләнмәләренә барлык күңел җылысын, күз нурларын сала. Иҗат бит ул – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә иҗатчылар күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Тумыштан күңеленә иҗат уты салынган кеше башкача яши алмый. Районыбызның иҗатчыларын республика күләмендә танытучы, «АРТ.ҺӨНӘР» иҗат остаханәсенә нигез салучы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова : «Иҗат иткәндә мин бөтен дөньямны онытам, җиденче кат бәхет күгендә булам», – ди. Әйе, гел иҗатта булыгыз, сезгә гел бәхет елмайсын, хөрмәтле райондашыбыз!