Фәнилә Үзбәк кызы — бар гомерен спортны пропагандалауга багышлаган, күп спортчылар үстергән хөрмәтле шәхес. Ул 1953 елның 1 гыйнварында Чакмагыш авылында туган. Өч балалы тату, хезмәтсөярләр гаиләсендә тырыш, уңган кыз булып үсә. Мәктәптә әйбәт укуы, зирәк, тәрбияле булуы белән аерылып тора. Аеруча физкультура дәресләрен ярата. Спортка тартылуы да нәкъ менә мәктәп елларыннан башлана да инде. Шуңа күрә дә һөнәр сайлаганда аптырап тормый кыз – Күмертауда физик тәрбия бирүче педагогия училищесына укырга керә. Анда сыйфатлы, төпле белем алганнан соң Чакмагыш икенче урта мәктәбенә кайтып эшкә урнаша. Яшь белгечкә эш башлап китүе җиңел генә булмый, әлбәттә. Чөнки ул елларда мәктәптә спорт залы, мәйданчыгы юк иде. Күп вакыт күнекмәләр Чакмагыш һөнәрчелек училищесы стадионында үткәрелде. Җитмәсә яңа гына эш башлаган кызны хоккей буенча тренер да итеп куйдылар. Бүгенгедәй яхшы шартлар юк, балалар ачык һавада – боз шугалагын да хоккей уйнарга өйрәнде. Ә шугалакны су агызып боз катырып укытучы үзе хәстәрли иде. Нинди генә уңайсызлыклар булса да зарланмый Фәнилә, яшьләрчә дәрт белән чәмләнеп, алга максатлар куеп эшли. Елдан-ел тәҗрибәсе арта, тырышлыгы нәтиҗәсендә тиз арада балалар күңеленә үтеп керә, ата-аналар ихтирамын яулый. Әлбәттә, мәгариф, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан да игътибарсыз калмый. Аның оештыру сәләтен дә, хезмәтенә җитди карашын да күрәләр һәм өлкән физкультура укытыучысы итеп билгелиләр. Менә шул җаваплы вазыйфаны ул 1972 елдан башлап хаклы ялга чык канчы башкарды. Балаларның үзенчәлекләрен, физиологик үсеш чорын исәпкә алып, дәресләрне аларның организмына ярдәм итәрлек күнекмәләр нигезендә оештырырга омтыл ды, хоккей,футбол, чаңгы һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар, спартакиадаларда катнашкан балаларны тагын да югарырак максатларга ашкындыру өчен төрле дәртләндерү юлларын табып , уйлаганын тормышка ашырды ул, спорт тәрбиясе бирүнең сыйфатын күтәрүгә иреште. Ә спортны үз иткән бала сәламәт, максатчан була, үсеп җитеп кайда гына барса да, активлыгы белән аерылып тора,укуында-эшендә һәрчак алдынгы була, сәламәтлеге турында кайгыртып, матур яшәү рәвешен алып бара. Тырыш хезмәтләре зур уңышлар китерде Фәнилә Үзбәк кызына, данга-мактауларга ирештерде. Аның бәйгеләрдә җиңеп алган бүләкләре – медальләре, кубоклары, Диплом һәм Мактау грамоталары бихисап, кечкенә бер музей булып тупланган, янып эшләгән елларын хәтерләтеп тора. Хәер, ул бит спорттан бер генә мизгелгә дә аерылмады әле. Бүген дә сафта, спорт данын күтәрүгә лаеклы өлешен кертә, район буенча үткәрелгән ярышларның алыштыргысыз судьясы. Хезмәте елларында мәктәп укучыларының яраткан укытучысы булса, хәзер исә аңа өл кән яшьтәгеләр сыенды. Хаклы ялган чыккан райондашларын туплап республика күләмендә танылырлык спорт клубы оештырып җибәрде ул һәм эшчәнлеге елдан-ел киңрәк колач ала. Байтак еллар инде билгеләнгән көннәрдә берничә дистә өлкән спортчы ашкынып занятиеләргә — күнекмәләр ясарга килә. Район буенча үткәрелгән спорт чараларында актив катнашып, яшь буынга үрнәк күр сәтәләр, төрле бәйрәмнәр – күренекле даталарга багышланган тантаналы чаралар үзәген дә дә алар, спорт хәрәкәтләре – флешмоблар ясап сокландыралар. Кыскасы, тату-зур гаилә бу: куаныч-борчуларын уртак лашып, сырхау-авыруларга би решмичә, тормыш мәшәкать ләреннән зарланмыйча, карт лыкларын шатлык итәргә ом тылып, күңелле итеп яшиләр. Һәм, әлбәттә, Фәнилә Үзбәк кызына рәхмәтләрен әйтеп туялмыйлар. Җәмгыятьтә үз урыныңны табып, гомер юлыңны матур үтү, кешеләргә һәрчак кирәк булып, рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшәү үзе зур бәхет түгел мени!?