Аларда бик сирәк кешеләрдә очрый торган матур тагын бер сыйфат та соклану уята – ул кешеләрне ярату, кешелекле һәм кечелекле була белү, эчкерсез күңел. Узган җомга район мәдәният йортында менә шундый сокландыргыч гүзәл зат, районыбызның алыштыргысыз талант иясе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, һәвәскәр шагыйрә Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтованың иҗатына багышланган “Кешеләрем, сүзем сезгә!” дип исемләнгән илаһи шигърият, җыр-моң моң дөньясына бай кичә оештырылды. Аны район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова һәрвакыттагыча бар күңелен биреп, эчтәлекле һәм оста итеп алып барды. Илсөяр Шәймөхәммәтова – районыбызның шигърият, сәнгать сөючеләр даирәсендә һәм аннан читтә дә яхшы билгеле шәхес. Аның шигырьләре – тормышка мәхәббәт, табигать, кешелек мөнәсәбәтләре һәм мәңгелек кыйммәтләр турында тирән уйланулар белән тулган эчке дөньяның чагылышы. Райондашыбызның шигъриятендә һәркем ниндидер үзенә генә якын һәм яшерен мәгънә таба ала, фәлсәфәви, тормышчан иҗаты күңелгә үтеп керә. Күркәм кичә Илсөяр Фрит кызының экран артында талгын көй фонында автобиографиясен сөйләвеннән башланды. Бәхетле балачак, үсмер еллары, урта мәктәп, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесы, Казан дәүләт мәдәният институты һәм бер килеп бар булмышы белән мәдәният, сәнгать дөньясына чуму, 40 еллык сәхнәдәге тормышы хакында истәлекләрен барлык тамашачылар да тын да алмый сокланып тыңлады, бу онытылмас елларны аның белән бергә күз алдыннан кичерде. Аллаһы Тәгалә Илсөяр Фрит кызына шагыйрәнә хис тә биргән, тел ачкычы белән бүләкләгән, яшәеш серләре сандыгындагы гаҗәеп хазинәләр белән кинәнергә һәм бүген килеп аңа шуларның бер өлешен китап итеп туплап тамашачылары белән бүлешү бәхетен күрү насыйп иткән. “Чык тамчысы” дип атаган бу басмасы – аның матур күңеле, якты уй-хисләре белән нурланган тәүге китабы. Чәчәктә эленеп торган нәни генә иртәнге чык тамчысында дөнья матурлыгын күрү, күзаллау сәләте бирелгән аңа. Автор чык тамчысында сафлык, матурлыкны, бар гүзәллекне тасвирлап, безне дә аны күрергә чакыра: “Яратып яшик бу дөньяны, тормышны!” – дип өнди сыман. Язманың дәвамы – киләсе санда.