Быел ул илебездә игълан ителгән Русия халыклары бердәмлеге елына багышланып, “Дуслык гөлләмәсе” исеме белән үтә. Район тамашачысы һәр елны көтеп алган халык иҗаты смотры быел Юмаш авыл биләмәсе сәхнә осталары әзерләгән концерт программасы белән башланды. Бу көнне Юмаш авылының күпфункцияле клубына концертка килүчеләр игътибарына Русиядә һәм Башкортстанда игълан ителгән тематик елларга багышланган күргәзмәләр тәкъдим ителде һәм дәртле җыр моңнар яңгыратып, шушы биләмәгә караган Митрә-Әюп авылы мәдәният йортының “Яшь йөрәкләр” ансамбле әгъзалары каршы алды. Район үзешчәннәре фестиваленең тантаналы өлешендә: “Безнең фестиваль – ул иң мөһиме турында. Безне көчле, бай һәм җиңелмәс итүче төшенчә – дуслык турында! Бөек Русиябезне күп гасырлар дәвамында бизәп торучы мәдәниятләр, традицияләр, телләр һәм җырларның гаҗәеп гөлләмәсе турында. Һәм шушы “Дуслык гөлләмәсе” бүген үз таҗларын нәкъ менә монда, кунакчыл Юмаш җирлегендә юкка гына ачмый торгандыр. Монда гасырлар дәвамында иңгә-иң куеп рус һәм башкорт, чуваш һәм мари, татар һәм башка милләтләр вәкилләре дус һәм тату яши”, – дип концерт программасын алып баручы Елена Садыйкова белән Денис Мансуров быелгы фестивальне ачу өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакированы һәм Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллинаны чакырды. Светлана Фларис кызы илебездә һәм республикабызда игълан ителгән тематик еллар чикләрендә районда ел дәвамында күп санлы чаралар үткәреләчәге, шушы көнне башланган фестивальнең аларның берсе булуы турында сөйләп үтте һәм район билмәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен, әлеге вакытта махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләргә ярдәм итүдә дә бердәмлеген билгеләп, артабан да бу күркәм традицияләрнең дәвам итүен, халыклар бердәмлегенә багышланган үзешчәннәр фестивалендә катнашучыларга уңышлар юлдаш булуын теләде һәм аны ачык, дип игълан итте. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы шушы зур мәдәни чарада иң беренчеләр булып сынау тотучы якташларына уңышлар теләде һәм аларның сынатмаячакларына ышаныч белдерде.
(Ахырын "Игенче" гәзитенең 5 санында укырга була)