Барлык яңалыклар
Культура и искусство
6 февраль , 18:45

Авыл талантлары – сәхнәдә

«Халыклар бердәмлеге – зур тату гаилә көче» район үзешчән сәнгатькәрләр иҗаты чикләрендә 3 февральдә Яңа Коты авылы мәдәният йортында Русия халыклары бердәмлеге елын ачуга багышланган «Дуслык гөлләмәсе» дип исемләнгән концерт авыл талантларын сәхнәдә җыйды.

Авыл талантлары – сәхнәдә
Авыл талантлары – сәхнәдә

Анда төрле яшьләрдәге 35тән артык үзешчән артист катнашты. Җыр-моңга, иҗатка, туган җиренә, теленә гашыйк кешеләр генә сәхнә түренә менеп, бар күңелен, йөрәген тамашачыга ачып сала аладыр ул. Әлеге чарада биләмә талантлары үз осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Яңа Коты авыл биләмәсе үзешчәннәренең концерт программасын Урал Шәяхмәтов җитәкләгән “Илһам” халык уен кораллары ансамбле халык көйләренә тезмә белән башлап җибәрде һәм аның алып баручысы Лүзә Галләмова һәммәсен дә шигъри юллар белән ихлас сәламләп: “Илебез Президенеты карары белән 2026 ел илебездә “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Бу карарның һәм елның төп максаты – күпмилләтле халыклар арасындагы дуслыкны артабан да ныгыту һәм аларның гореф-гадәтләрен саклап калу. Әйе, безнең илебездә һәм туган Башкортстаныбызда да төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр, үзләренең ана телендә иркен сөйләшәләр, аралашалар. Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә, Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә, Тик бер генә Туган илебез, Тик бер генә туган җиребез! Суларың көмеш, туфрагың Торганы алтын синең. Бар хәзинәдән кыйммәтле Дус-туган халкың синең!” – дип ул сәхнәгә Фән Вәлиәхмәтов исемендәге “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” дип аталган бәйгедә IIнче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган, Казан шәһәрендә узган “Уйна, гармун!” бәйгесендә Башкортстан татарлары конгрессы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин тарафыннан тальян гармун белән бүләкләнгән Урал Шәяхмәтовны чакырды. Талант иясе тамашачылар һәм жюри әгъзалары игътибарына “Мин телим дусларга”, “Кулда тальян гармун” җырларын ишеттерде. Аның аерым башкаруындагы саратов, тальян гармуннарында мәңге онытылмас халык көйләре белән, гармунчылар триосы белән чыгышларын да авылдашлары һәрвакыттагыча алкышларга күмде. “Җырлый-җырлый күтәреләм Тормышның үрләренә. Шатлыгым да, хәсрәтем дә Тик туган җирдә генә”, – ди авылның җыр остасы, биләмә башлыгы Фәнзир Мөхәммәдиев. Ул биредә җыелучыларга “Эх, бу гомер дигәннәре”, “Тик синнән аермасын” җырларын тәкъдим итте. Ализа Дәүләтшина, Ләйсән Шәвәлиева башкаруындагы матур җырларны да барысы да җылы кабул итте. Әлеге чараның иң яшь, чагу йолдызы Наҗар Муллаяновның чыгышы аеруча онытылмаслык һәм сокландыргыч булды. “Эх, сез матур кызлар!” җыры белән ул барлык тамашачыларның да күңелен яулады һәм көчле алкышлар белән бүләкләнде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, моңлы җырчыбыз Ривенер Гобәев башкаруында “Эх, кайтасы иде шул чакларга”, “Мәхәббәтем-йолдызым” җырларын да залда утыручылар бик яратып каршы алды. Илебезнең көнбатышында барган махсус хәрби операция һәрберебездә Ватан, намус, бердәмлек, антка тугрылык, ватанпәрвәрлек хисләрен тагын да көчәйтеп, ныграк берләштерде. Җәмгыятебез өчен катлаулы чорда авылларыбызның ир-егетләре Ватаныбыз чикләрен яклауга һәм саклауга күп көч түгәләр. Районыбыз халкы аларга гуманитар ярдәм әзерләп тапшыра. Без аларның һәркайсының исән-сау, җиңү белән туган якларына – үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телибез. Ләлә Сәетгәрәева башкаруында Ирек Габдрахманов иҗат иткән күңелләргә үтеп керә торган “Җиңеп кайтыгыз” җыры да шул теләкләр белән аваздаш булды. “Умырзая” хатын-кызлар, “Мирас” ир-егетләр вокал ансамбльләре дә авылдашларын моңлы җырлар белән сөендерде. Нәфис сүз остасы һәм чараны эчтәлекле һәм аһәңле итеп алып баручы Лүзә Галләмова якташ шагыйребез Нур Гайсинның туган якка чиксез сөю белән сугарылган “Безнең туган як” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Бәйрәмдә биюләрнең дә ниндие генә булмады! Илина Муллаянова, Айнур Арысланов, Ильяна һәм Зарина Янгировалар, “Айкүл” бию төркеме катнашлыгындагы казах, мари, башкорт, татар, коряк милли, “Отрадушка”, “Вальс” биюләре чыгышлары барысында да соклану хисләре уятты. Чара ахырында биләмә башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, мәдәният йорты мөдире Урал Җәмигънур улы Шәяхмәтов сүз алып, барлык катнашучыларга да активлыклары, талантлары өчен рәхмәт белдереп, уңышлар теләделәр. Көтеп алынган концерт бер сулышта, якты хис-тәэссоратлар калдырып узды. Чарага килүчеләр бу көнне шулай ук Русия халыклары бердәмлеге елына һәм патриотик темага багышланган "Яраткан куллар җылысы" тематик күргәзмәсе белән дә таныша алды. Әлеге күркәм чараны оештыручылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләре өчен оста куллы авылдашлары Гүзәлия Кәримова, Кадхинур Муллаянов һәм Лүзә Галләмовага, үзешчән сәнгать осталары, хореографлар Камил Нуриәхмәтов, Ильяна Янгирова, Илина Муллаянова, алып баручы Лүзә Галләмовага, музыкаль яктан бизәүче Руден Бәдертдиновка зур рәхмәт белдерә.

Авыл талантлары – сәхнәдә
Авыл талантлары – сәхнәдә
Авыл талантлары – сәхнәдә
Авыл талантлары – сәхнәдә
Авыл талантлары – сәхнәдә
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас