Барлык яңалыклар
Культура и искусство
6 февраль , 16:50

“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре

Халык иҗаты фестивале дәвам итә

“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре
“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре

Район үзәшчән сәнгать осталарының аталган ил күләмендә игълан ителгән Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган “Дуслык гөлләмәсе” халык  иҗаты фестивале дәвам итә. 5 февральдә аның эстафетасын Үрнәк авыл биләмәсенә караган авыллар сәнгатькәрләре кабул итеп алып, жюри һәм тамашачылар каршында сынау тотты. Бу кичтә авыл мәдәният  йорты сәнгатьне, иҗатны үз иткән якташларны каршы алды. Концертка килүчеләр клуб фоейсында оештырылган “Халыклар дуслыгы мәңгелек” күргәзмәсе белән кызыксынып танышты.

Концерт программасында шушы биләмә авылларындагы мәдәният учакларында эшләп килүче иҗади коллективлар һәм сәнгать сөюче үзешчәннәр катнашып, югары башкару осталыгын янә дәлилләделәр. Тамаша күп милләтле илебезгә дан җырлаган:

“Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр”, – дигән шигъри юллар белән башланып китте. Артабан тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән чыгышлар – күмәк башырудагы “Дуслык нуры” хореографик күренеше, “Питрәч чабатасы” биюе,кызлар коллективы башкаруында “Кулъяулык” фольклор биюе,  Нәзилә Хасбулатова башкаруындагы чуваш, Лилия Мәҗитованың “Сакмар сылуы”, Карина Кирәева һәм Илгизә Кинзинаның “Шаян кызлар” биюләре, баян-гармун, думбры моңнары, серле курай тавышлары бергә кушылып, Рәсүл Сафиуллин җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбленең чыгышында яңгыраган татар-башкорт көйләре шушы үзәк теманы ачып, тулыландыра барды.

Программада шулай ук республикабызда игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елы темасына да зур игътибар бүленгән. Күңелләрдә әти-әниләргә, сөйгән ярларга, балаларга, туган якка булган җылы хис-тойгылар Булат Биктимеров, Сәнә Мусакәлимова, Фәһия Сираева, Чулпан Гәрәева, Рәсүлә Хәмәтдинова, Фәгыйль Исланов яңгыраткан жырларда, коллектив башкарндагы “Әниемнең кочагы” биюендә, Рәсүл Сафиуллин ишеттергән көй-моңнарда чагылыш тапты.  Альмира Вәлиева, Рәфил Зиннәтуллин аерым һәм дуэт белән яңгыраткан моңлы җырлар да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Бу төбәкнең күркәм, якташлары арасында хөрмәт яулаган Гәрәевлар гаиләсенең матур чыгышы да республика күләмендә кабул ителгән Зур һәм тату гаилә елы тематикасын ачуга булышлык итте, тамашачылар күңелен яулады. 

Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова район тамашачыларына күптән инде оста гармунчы һәм моңлы җырчы буларак таныш. Биләмәдә үткән һәр мәдәни чараны күркәм чыгышлары белән бизи ул, смотр концертларында да якташлары аның сәхнәгә чыгуын көтеп ала. Әлеге концерт программасында аның чыгышы “Барысы да Җиңү” өчен девизы белән яшәгән район, республика һәм ил халкы өчен аеруча мөһим булган махсус хәрби операциядә илебез азатлыгын яклаучы яугирләргә рәхмәт булып яңгыраган патриотлык темасы блогын ачты. Аның башкаруындагы “Эй, бу гомер”, “Жиңеп кайтыгыз” җырлары, балалар коллективы башкаруындагы “Тукта, сугыш!” биюе, Аблай авылы мәдәният йортының Лида Шәяхмәтова җитәкчелегендәге кызлар вокал ансамбле башкарган “Әйләнеп кайтыгыз”, “Туган җирем” җырлары, концертны алып баручы Раушания Гәрәева сәнгатьле укып ишеттергән “Сезнең хакта уйларыбыз” шигыре (әйткәндәй, аны якташыбыз, мәдәният һәм сәхнә ветераны Илсөяр Шәймөхәммәтова иҗат иткән)  шушы тойгыларны тагын да ачыграк чагылдырды. “Бүген һәммәбезнең күңелендә борчылу катыш өмет чаткылары дөрләгән көннәр. Ана күңеле бервакытта да баласын көтүдән туктамый – күңелдә өмет чаткысы сүнми. Бүген дә күп кенә аналар улларын яу кырыннан көтә. Ватан сагына баскан батыр ир-егетләребезнең исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын телибез. Әниләр сөюе, әниләр догасы, әниләр назы һәрвакыт алар белән”, – дигән дулкынландыргыч сүзләр белән озатылды бу чыгышлар.

Концерт программасы кызлар коллективы башкаруындагы стильләштерелгән “Гөрләп яшәргә” татар биюе һәм “Бердәмлек” җыры белән тормыш яменә, дуслык-бердәмлеккә дан җырлаган күмәк композиция һәм: “Күкләребез аяз, ил-җиребез имин булсын, күңелләребездә, сәхнәләребездә җыр-моң тынмасын”, — дигән якты теләкләр белән тәмамланды.

Күркәм тамашаны үзенчәлекле, аларны сәхнәгә куючы Роза Габделисламованың үзенә генә хас авторлык стиле белән аерылып торган сюжетлы биюләр бизәде. Программаны күңелләргә үтеп керерлек итеп Киндеркүл авылы мәдәният йорты мөдире Раушания Гәрәева алып барды. Концертның музыкаль яктан  бизәлешен Илдар Габделисламов тәэмин итте. Берничә авыл мәдәният хезмәткәрләренең күмәк тырышлыгы, бердәмлеге, халык белән уртак тел табып эшли белү осталыгы бу кичне тәкъдим ителгән күңелләрдә калырлык якты тамашада үз күркәм чагылышын тапты.

“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре
“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре
“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре
“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре
“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре
“Без – бөек илебезнең бердәм халкы”, – ди Үрнәк авыл биләмәсе үзешчәннәре
Автор: Рәзилә Арслановае
Читайте нас