Тәүгеләрдән булып “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы эшчәннәренең узган хуҗалык итү елына йомгак ясалды һәм яңа сезонга планнар билгеләнде. Чакмагыш гимназиясенең утырышлар залында узган әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов, “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Ранис Рәмзил улы Мәгалимов, баш белгечләр һәм идарә әгъзалары катнашты.
Җыелышны Ранис Рәмзил улы Мәгалимов ачып, узган еллардагы эшчәнлек йомгакларына җентекле анализ ясады. Гомум җыелыш башында кооператив әгъзалыгына керүчеләрнең яңа гаризалары кабул ителде һәм арадан мәңгелеккә киткән хезмәттәшләренең якты истәлеге хөрмәтләнде.
Узган ел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җиңелдән булмады –озакка сузылган яңгырлар урып-җыю кампаниясен катлаулаштырды. Әмма игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә хуҗалыкта 9 мең тоннага якын ашлык җыеп алынды – бу үткән елдагы белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Терлекчелектә дә уңай динамика – 1270 ц ит, 28 881 ц сөт җитештерелгән. Зарялылар җитештерү күләмнәрен тагын да арттырырга, яңа ферма төзергә, техника паркын яңарту ниятен максат итеп куйган.
“2025 ел безнең хуҗалык өчен яхшы эшләр һәм үзенең авырлыклары белән истәлекле ел булып артта калды. Бүгенге көндә без үз көчебезгә таянып хуҗалыкны алга алып барырга тиешбез һәм 2026 иген игү елына ныклы әзерлек белән керүне максат итеп куябыз. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең, урта звено җитәкчеләрнең, баш белгечләрнең тырышлыгы, сабырлыгы аркасында язгы чәчү, игеннәргә җәен тәрбия бирү, урып-җыю эшләрен авырлыклар белән булса да вакытында башкарып, хуҗалык буенча начар булмаган күрсәткечләргә ирештек”, – диде хуҗалык рәисе, биредә хезмәт салучы уңганнарның күрсәткечләрен, тырышлыкларын билгеләп.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев зарялыларның эшчәнлегенә уңай бәһа биреп, көчле, тырыш коллективның хезмәте, шул исәптән махсус хәрби операциядәге якташларыбызга күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе хуҗалык әгъзаларының алга таба да тагы да яхшырак күрсәткечләргә ирешеүләренә ышаныч белдерде һәм игътибарны ныграк юнәлтәсе эшләрне атап, фәһемле киңәш-тәкъдимнәр җиткерде.
Җыелышның мәртәбәле кунагы – хаклы ялдагы элеккеге идарә рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов хезмәттәшләренең эшчәнлекләрен хуплап, күрсәткечләргә канәгатьлек белдерде һәм алга таба да тик уңышлар гына юлдаш булуын теләде. Артабан чыгыш ясаучы өлкән белгечләр һәм идарә әгъзаларының чыгышлары тыңланды.
Чара ахырында 2025нче хуҗалык елының идарә һәм күзәтчелек советларының отчетлары расланылды, агымдагы елга эшчәнлек планы кабул ителде, финас-икътисад планы расланылды.
Алдагы елда да зарялыларга бердәм тырышлыклапры белән яхшы күрсәткечләргә һәм яңадан-яңа җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз.