Башкаладан килгән мәртәбәле кунакларны икмәк-тоз, кымыз, чәк-чәк белән каршыладылар. Язучы, публицист, филология фәннәре кандидаты, РФ, БР,ТР Язучылар берлекләре әгъзасы, БР Язучылар берлеге татар бүлеге секциясе җитәкчесе, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, “Тулпар” журналы проза бүлеге мөдире, якташыбыз Дилбәр Данис кызы Булатова, шагыйрь, композитор-башкаручы, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, эчке эшләр ветераны Венер Фәттахов, Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының Башкортстан Республикасы халыклары әдәбияты секторы мөдире, татар нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире, Башкортстан татарлары конгрессының идарә әгъзасы Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмова килде.
Фойега район китапханәчеләре хәстәрлеге белән Халыклар бердәмлеге елына багышланган тематик һәм берләшмәгә тупланган каләмкярларның китаплары күргәзмәләргә куелды. Киез материалдан нинди генә могҗизалар тудырмаган оста куллы райондашларыбыз. Бу борынгы һөнәрне үзләштергән Нәфисә Гыйльметдинова хәзер белгәннәрен башкаларга өйрәтә. Каләм тибрәтүчеләр арасында кемнәр генә юк! Рәссамнарыбыз Сәрия Вахитова белән Лилия Иблиәминованың картиналарына сокланмаган кеше калмагандыр. Сәрия Сәгыйть кызының картиналары республика, Русия конкурс-фестивальләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәсе дә оештырыла. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү салюты” Бөтенрусия фестивалендә катнашып уңыш яулады. Аның “Батырлык өчен” медале (пастель), “Сталинград сугышы”( май, киндер) картиналары һәвәскәр рәссамнәр арасында финалга чыкты һәм Мәскәү шәһәрендә Җиңү парадында онлайн күргәзмәдә катнашты. Әлеге вакытта бу картиналар Тверь шәһәренең Л.Чайкина исемендәге Бөтенрусия музей- күргәзмәсенә куелган. Шулай ук “Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә һичкайчан онытылмый” халыкара тарихи-әдәби һәм МАРС – Австралия иҗат конкурсына кабул ителде. Халыкара конкурста ул өченче урынны яулады.
Фойеда талант ияләренең иҗатын сокланып карап чыкканнан соң һәммәсе тамаша залыннан урын алды.
Башкортстан ─ минем туган җирем,
Изгеләрдән-изге төягем.
Сиңа атап язам сөю җырын,
Син дип тибә кайнар йөрәгем.
Җәйрап ята минем гүзәл җирем
Урал тауларына сыенып.
Агыйделнең саф суларын эчеп,
Кояш нурларына коенып.
Башкортстан кебек гүзәл җирләр
Кайда гына тагын бар икән!?
Хата булмас туган җирем минем
Оҗмахларга хәтта тиң, дисәм.
Балачактан күңелемә сеңгән
Киң аһәңле башкорт җырлары.
Җир күкрәген ярып үсеп чыккан
Кырлы кураеңның моңнары.
Милләтнең туганлык хисләре
Мирас итеп җанга салынган.
Бу мәңгелек дуслык какшамас
Илем өчен яуда сыналган.
Туган җирем ─ гүзәл Башкортстан,
Синдә яшәү ─ чиксез горурлык,
Дөньяларны гизеп йөрсәм дә,
Тапмам сиңа тиңдәш булырлык.
Яшим синдә, туган Республикам,
Көчле иңнәреңә сыенып.
Чакмагышның саф суларын эчеп,
Бәхет нурларына коенып.
Рәсимә Ильясова.
Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, сценарий авторы һәм алып баручы Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова бәйрәм кичәсен башлап җибәрде: “2026 ел Русия Президенты В.В. Путин тарафыннан “Русия халыкларының бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шуңа да кичәбезне берләшмәбезнең актив әгъзасы, яшьләр остазы, дистәләгән китап авторы, Вазих Исхаков, Факиһа Тугызбаева исемендәге әдәби бәйгеләр һәм “Тулпар” журналы лауреаты Рәсимә Ильясованың “Башкортстан ─ туган җирем” дигән шигырен ишеттерү белән башладым”,─ диде ул, хөрмәтле кунакларны, тамашашачыларны тәбрикләү өчен сәхнәгә район хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакированы чакырды. Светлана Фларис кызы районда әдәби-мәдәни эшчәнлек, бу өлкәдә ирешелгәннәр турында әйтеп узды. Берләшмә әгъзаларының җәмәгать тормышында кайнап яшәүләре, активлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, арытаба да уңышлар теләп иҗатчыларны яңа үрләргә омтылдырды, күпьеллык намуслы хезмәте, җәмәгатьчелек эшчәнлегендә һәрчак актив катнашканы өчен берләшмә җитәкчесе, Вазих Исхаков, Шәһит Ходайбирдин исемендәге премияләр лауреаты, район алдындагы хезмәтләре өчен бүләк иясе, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмат чаралары хезмәткәре Рәзифә Гали кызы Сәхаповага район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды. “Игенче” гәзите мөхәррире, шагыйрь, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмат чаралары хезмәткәре Фәнис Фидан улы Әмирхановның берләшмә эшчәнлегенә бәһасы зурдан иде. Ул район типографиясендә үзнәшер ысулы белән китаплар бастыру мөмкинлеге турында әйтте. Рәмзия Шәрәфетдиновага һәм Резеда Шакировага Вазих Исхаков исемендәге премияне тапшырды. Кунаклар да чыгыш ясады. Алия Сафина, Римма Гайнанова, Илсөяр Шәймөхәммәтова Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатына лаек булды. Доцент, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенрусия журналистлар конкурслары лауреаты, “Өмет” гәзитенең әдәби-сәнгать бүлеге корреспонденты, якташыбыз Рәүф Рифгать улы Идрисовның язып җибәргән тәбрикләвен дә кабул итте иҗатчылар.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.