ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр

Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып

Иске Калмаш  мәдәният йортында Русия халыклары бердәмлеге елына һәм Башкортстанда зур һәм тату гаилә елына багышланган "Дуслык гөлләмәсе" район үзешчәннәренең сәнгать смотры концерты гөрләп узды.

Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырыпВатанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып

 Чараның максаты – тарихи һәм милли-мәдәни традицияләрне саклап калу һәм аларга халыкны җәлеп итү.          Әлеге чарада   Иске Калмаш модельле китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәләр аерым урын алды. Алар 2026 елның ике мөһим темасы –  Русия халыклары бердәмлеге елы һәм Зур һәм тату гаилә елына багышланган  иллюстратив китап экспозицияләре тәкъдим иттеләр.  Күргәзмәләр  чагу рәсемнәр, фотосурәтләр, цитаталар, Русиянең һәм дөньяның төрле халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм гаилә кыйммәтләре турында кызыклы мәгълүматтан торды. Аның максаты –  мәдәни мирасның байлыгын күрсәтү һәм җәмгыятьтә үзара аңлашу, хөрмәт һәм бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклау иде. Концертка килүчеләр анда тупланган материаллар белән бик теләп таныштылар, мәдәни үзенчәлекләр   һәм һәр кеше тормышында гаилә һәм дуслык роле турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.          Күркәм чараны Иске Калмаш мәдәният йортының җитәкчесе Динара Мостафина һәм үзешмәкәр сәнгать түгәрәге әгъзасы Илдар Шакиров алып барды. Концертны “Мирас”  баянчылар триосы ачты. Тамашачылар алар башкаруында татар халык көйләрен тыңлап, күңелләренә дәрт, йөрәкләренә ямь алды. Илнур Шәмсетдинов башкаруында “Син сазыңны уйнадың”, “Гомер буе оныта алмам сине” җырлары да барысының да күңеленә хуш килде.          Айсылу Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге “Илһам”  бию ансамбле башкаруында “Кәккүк”, “Сөлге белән бию”, “Моя Родина”, Лүзә Тимашева җитәкчелегендәге “Яшьлек” бию ансабленең татар, башкорт, “Смуглянка”, Назгөл Мостафина башкаруында башкорт кызлары биюләре дә тамашачыларны сокландырды һәм күңелләренә дәрт-дәрман өстәде.          Ветеран укытучы, күп санлы җырлар авторы һәм шагыйрә Руниза Нәҗип кызы Даутова залда утыручыларны үзе  иҗат иткән шигырьләрен укып сөендерде. Айсылу Сәлимгәрәеваның Һади Такташның “Алсу” поэмасын яттан оста һәм чын артистларча башкаруы һәммәсендә дә соклану уятты.          Хатын-кызлар вокал ансамбле, бәләкәч җырчы Рамзан Сираҗетдинов, Лүзә Тимашева, Алсу Кудашева, Илнур Шәмсетдинов һәм Лүзә Тимашева дуэты чыгышларын да авыл халкы бик яратып кабул итте һәм көчле алкышларга күмде.          Чара ахырында биләмә башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова  һәвәскәр авыл талантларын һәм тамашачыларны сәламләп, анда катнашучыларга һәм концертны оештырып үткәрүгә тырышлык салган мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.          Үзешчән сәхнә осталары концерты авыл сәхнәсен гөрләтеп, бик матур үтте. Концертны  музыкаль яктан Урал Гатауллин бизәде. Биюләрне сәхнәгә Лүзә Тимашева һәм Айсылу Сәлимгәрәева куйдылар. Аның истә калырлык, лаеклы дәрәҗәдә үтүенә чараны оештыручылар – авыл мәдәният йорты мөдире Динара Мостафина һәм сәнгать җитәкчесе Лүзә Тимашева зур тырышлык салды.          “Безнең үзешчән артистларыбыз ялкынлы биюләр, җырлар, шигырьләр аша  үз Ватанына мәхәббәт, төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны җиткерергә тырыштылар. Концертта катнашучылар барлык тамашачыларга да бик күп җылы хис-тәэссоратлар бүләк итеп, лаеклы чыгыш ясадылар. Чагу  костюмнар калейдоскобы тамашачыларның күзләрен камаштырды, ә һәр номер бердәмлек идеясе белән сугарылган иде. Авылдашларыбыз һәр чыгышны көчле алкышлар белән хупладылар.          Концертта катнашучыларга, аны оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәт  җиткерәбез. Әйдәгез, бергәләп 2026 елны дуслык, үзара аңлашу һәм бердәмлек елы итик, чөнки Русиябезнең көче – аның күптөрлелегендә һәм илебездә яшәүче халыкларның бердәмлегендә”, – ди Иске Калмаш мәдәният йорты мөдире, концертны оештыручы Динара Мостафина.

Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Ватанны ярату һәм милләтләр бердәмлеген чагылдырып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас