Барлык яңалыклар
Культура и искусство
11 февраль , 15:30

9 дистәне узып барганда

Шушы көннәрдә Яңа Тайняш авылында яшәүче Нәгыйлә Сәрвәртдин кызы Хәсәншина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

9 дистәне узып барганда
9 дистәне узып барганда


 Бу истәлекле көнне аны якыннары гына түгел, рәсми затлар, хакимият җитәкчелеге һәм мәдәният вәкилләре дә котлады.
Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев юбилярны котларга шәхсән үзе килде. Ул 9 дистәне узучыга үзенең иң җылы теләкләрен җиткерде, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс  Фәнил улы Ямалеевтан котлау открыткасы һәм урындагы җитәкчелектән бүләк тапшырды. Ул  Нәгыйлә Сәрвәртдин кызына күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Иске Сөрмәт авыл мәдәният йорты мөдире Рузилә Нәфыйкова юбилярга матур концерт номерлары бүләк итте. Яңа Тайнәш авылы халкы да читтә калмады. Алар Нәгыйлә Сәрвәртдин кызы йортына рәхмәтләрен һәм ихтирамнарын белдерергә килеп, аңа олы хөрмәт күрсәтте.

9 дистәне узып барганда
9 дистәне узып барганда
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас