Шушы көннәрдә ул хөрмәтле Һади Шәймулла улы Шәяхмәтовны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аның тормыш юлы – батырлык һәм үз эшенә тугрылыкның чын үрнәге. Ул СССР Эчке эшләр министрлыгының Свердловскидагы югары милиция мәктәбен тәмамлаган һәм үз язмышын район милиция бүлегендә хезмәт белән бәйләгән. Ул оперуполномоченныйдан район эчке эшләр бүлеге начальнигына кадәр лаеклы юл үтә. Хезмәттәшләре, дуслары арасында абруй һәм ихтирам казанган һәм бүген дә акыллы остаз булып гомер итә. Һади Шәймулла улы җитәкчелек иткән елларда милиция бүлеге республикада иң яхшылар рәтендә була. Ул лаеклы ялга чыккач та, туган районы хакына хезмәт итүен һәм Чакмагыш районы эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасы тормышында катнашуын дәвам итә. Намуслы хезмәте өчен күп санлы медальләр һәм билгеләр белән бүләкләнгән, алар арасында «Милияция отличнигы» һәм «Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен». Отставкадагы подполковникның бүген дә сафта булуы сөендерә, ул хезмәт елларын җылылык белән искә ала. Аңа ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары арасында озын гомер телибез!