Барлык яңалыклар
Культура и искусство
11 февраль , 20:25

Һәркайсы җиңүгә лаек

   Хатын-кыз – ул милләт анасы, җир йөзендә нәсел-ыруны дәвам иттерүче  кеше. Асыл зат булудан тыш, аңа җәмгыятьтә, гаиләдә дә бик күп вазыйфаларны үз өстенә алырга туры килә. Хәзерге заманда, гомумән, бар нәрсәнең тоткасы да, авызлыгы да хатын-кызда, дип әйтү арттыру булмас.         

Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек

Чакмагыш үзәк китапханәсендә узган “Хатын-кыз – милләт анасы”  X Бөтенрусия конкурсының муниципаль этабы  финалына чыгучы гүзәл затлар да менә шундый күркәм сыйфатларга ия, төрле яклап та килгән талантлы һәм актив булулары белән аерылып тора.          «Хатын-кыз – милләт анасы» X Бөтенрусия бәйгесе Башкортстан Республикасында хатын-кызның статусын үстерү һәм аның «Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте» җәмгыятендә ролен активлаштыру төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Башкортстан»  махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең республика үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «Русия халыклары ассамблеясе» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәмендә үткәрелә. Анда хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәтләре, гражданнар җәмгыяте институтлары лидерлары, актив җәмәгатьче хатын-кызлар, профессиоанал хатын-кызлар, шулай ук Русия Федерациясе төбәкләреннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итүче хатын-кызлар катнаша. Конкурс  «Милләт анасы»,  «Волонтер», «Мәдәният», «Медицина хезмәткәре», «Педагог», «Бизнес-леди», «Остабикә» («Мастерица»), «Агинәй» кебек  8 номинация  буенча бәһалана.          Иң тәүдә әлеге конкурсның муниципаль этабы  финалистлары  кыскача үзләре белән таныштырып үтте. Аларның  һәркайсы үзләренә генә хас үзенчәлекләре, сәләтләре белән аерылып, чиксез хөрмәт һәм соклану хисләре  уята.  Алар арасында – кул эшләренә оста хатын-кызлар да, спорт сөюче актив апалар да, китап сөючеләр, биергә яратучылар да,  –  гомумән, сәнгать, мәдәният өлкәсе дөньясында актив кайнаучылар да бар иде.           “Балалар иҗат үзәгендә педагог булып эшлим. Бу чарада мин беренче тапкыр катнашам. “Остабикә” (“Мастерица”) номинациясе конкурсанткасымын. Үз кулларым белән төрле материаллардан келәмнәр тукырга, киемнәр бәйләргә яратам. Менә үзегез дә күреп торасыздыр –  өстемдәге шушы макрамэ техникасы белән әзерләнгән  матур костюм элементын да үзем  махсус шушы чара өчен бәйләдем. Занятиеләремә  балаларны чакырып калам”, – диде “Остабикә” номинациясе финалисткасы  Гөлфия Мөслим кызы Баева, макрамэ техникасы белән бәйләнгән өстендәге зәвыклы киеме, гомумән, күзләрнең явын алып торган матур буй-сыны һәм костюмы белән һәммәсен дә сокландырып.              Бу хакта тулырак – киләсе санда.  

Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Һәркайсы җиңүгә лаек
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас