Аеруча игътибарны Юмаш урта мәктәбе биючеләре җәлеп итте. Кече яшь категориясендә (1-4 сыйныфлар) «Импульс» исемле коллектив тамашачы күңеленә хуш килде, ә «Феникс» исеме астында чыгыш ясаган 8 нче сыйныф укучылары үз биюләре белән таң калдырды. Биючеләребезнең осталыгы, җиңүгә омтылышы һәм искиткеч энергиясе жюри тарафыннан лаеклы бәяләнде – ике коллектив та мактаулы икенче урынга лаек булды! Мондый уңышка ирешүдә яшь педагог Әнфисә Владимировна Әнвәрова роле зур булды, ул яшь артистлар әзерләүгә бөтен күңелен сала, аларда осталык кына түгел, ә әхлакый кыйммәтләр дә тәрбияли. Район хакимияте, мәгариф бүлеге, мәктәп җитәкчелеге һәм укучыларыбызның әти-әниләре ярдәме талантлар үстерергә һәм уңышларга ирешергә ярдәм итә. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа уңышлар теләп калабыз!