Җиңүгә фронтта гына түгел, ә тылда да бөтен авырлыкны үз җилкәләренә алып яшәүчеләр белән бергә ирешелде. Арабызда авыр елларны хәтерләүчеләр һәм киләчәк буыннар белән тәҗрибә уртаклашучылар булуы сөендерә. Шундыйларның берсе – 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Заһидә Әхмәт кызы Әхмәтҗанова. Юбилее уңаеннан аны Тайняш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков котлады. Ул аңа Русия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды. Юбиляр адресына мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр башкаруында моңлы җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Заһидә Әхмәт кызы сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыкларын кичерә. Ул гомер буе укытучы булып эшләгән, аны укучылар яраткан һәм хөрмәт иткән. Ул җәмәгать тормышында актив катнашкан. Заһидә Әхмәт кызы Исламхан Исламетдин улына тормышка чыгып, дүрт ул һәм бер кыз үстерәләр. Юбиляр хаклы ялга чыкканчы намуслы хезмәт сала, күпләр өчен үрнәк булып кала. Хезмәте өчен ул «Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Заһидә Әхмәт кызын укучылары һәрвакыт ихтирам белән искә ала. Аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм озын гомер телибез!