ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр

37 ел үтсә дә онытылмый...

15 февраль – сугышчы–интернационалистларны искә алу көне. 

37 ел үтсә дә онытылмый...37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...

Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите... Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан меңләгән язмышлар...  Быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгы. 15 февраль –  Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек.          Быел да бу көнне районыбызда күркәм традиция буенча якташ яугирләр очрашып, хәтирәләрен яңартты. Дуслыклары, бер-берсе өчен җан атып яшәүләре белән аерылып торган ир-егетләр быел да очрашуга бердәм булып, күмәкләшеп җыелды. Алар өчен район үзәгендә бик матур чаралар оештырылды. Әлеге истәлекле дата алдыннан ветераннарыбыз бу гаделсез сугышның корбаннарын – һәлак булган дус-иптәшләрен искә алып, алар җирләнгән авылларда булып, каберләренә барды,  якыннары, туганнары белән очрашты.   Бу хакта тулырак – киләсе анда.

37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
37 ел үтсә дә онытылмый...
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас