Барлык яңалыклар
Культура и искусство
17 февраль , 11:35

Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар бәйләнеше ул

2026 елда Башкортстанда игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елын  ачу унаеннан Югары Аташ авылы китапханәсендә "Нәсел агачымның тамырлары" дип аталган шәҗәрә бәйрәме үтте.   

Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар  бәйләнеше ул
Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар бәйләнеше ул

       "Туган илеңне ярату иң әвәле үз гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Әйтик, үз нәсел шәҗәрәңне беләсеңме? Мәсәлән, әтиеңнең әтисе кем булган? Ә аның әтисе? Ата-бабаңнар узган нәсел ул халкыңның да тарихы. Менә шуңа күрә җиде буыныңны белергә, белмәсәң эзләп табарга кирәк. Үз халкы, туган иле белән горурланучы Кеше әнә шулай туа!  Шәҗәрә – ул бәйрәм генә түгел Ул курайдай рухның үсеше, Мең газаплар аша кан тартуы  Утлар аша гомер кисеше" , –  дип бәйрәмне ачты алып баручы.  Бәйрәмдә авылыбызның берничә гаилә вәкилләре үзләренең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды, истәлекле фоторәсемнәр белән уртаклашты, гаиләдәге йолалар турында сойләделәр. Кичәнең хөрмәтле кунагы –  тарихчы, журналист һәм шагыйрә Әнисә Мансаф кызы Ягъфәрова авылдагы нәсел тамырлары белән таныштырды, кичәдә катнашучыларның купсанлы сорауларына җаваплар бирде.  Аның тирән белеменә, зирәк акылына сокланмый мөмкин түгел иде.          Бәйрәмгә "Шәҗәрә  –  ул буыннар чылбыры" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда язучылар, шагыйрьләр һәм авылыбызның күренекле шәхесләренең шәҗәрәле, тату гаиләләргә багышланган папка-альбомнар, документаль, тарихи китаплар урын алды. Кунакларыбыз бигрәк тә авылдашыбыз Хәйдәр Басыйровның "Бигәш баба оныклары", әнисе яклап нәсел тамырлары Югары Аташтан булган Касыйм Йосыповның "Тамырлар", Хәтер" китаплары белән кызыксынды, бик теләп танышты.          Нәсел тарихы – ул гаилә тарихы. Гаилә – ил тоткасы. Ныклы, тату гаиләләребез күбрәк булган саен, авылыбыз тормышы ямьлерәк була, дәртләнеп эшлисе, яшисе килә. Авылыбызда шундый матур гаиләләр артып торсын, алар нәсел шәҗәрәсен белсеннәр һәм өйрәнсеннәр иде, дигән теләктә калам.  

Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар  бәйләнеше ул
Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар  бәйләнеше ул
Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар  бәйләнеше ул
Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар  бәйләнеше ул
Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар  бәйләнеше ул
Шәҗәрә – нәселләрдә буыннар бәйләнеше ул
Автор: Рива Исаева, Югары Аташ авылы китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас