-17 °С
Болытлы
Бүген, “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында, Рәҗәп авыл биләмәсенең Яңа Бирде авылында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган зур чара үтте. Бәйрәм башкалабыз Уфадан кайткан мәртәбәле кунакларны, күрше районнар вәкилләрен, район җитәкчелеген, авылдашларны авыл мәдәният йорты алдында берләштерде. Мәдәният йорты алдында зур гаилә уеннары оештырылды. Аннары клуб фойесында кунаклар төрле мастер-класслар һәм күргәзмә эшләре белән танышты. Чара күркәм концерт программасы белән тәмамланды. Тулырак:алдагы санда.