Барлык яңалыклар
Культура и искусство
20 февраль , 12:15

Чакмагышның яшь талантлары  – Кремль сәхнәсендә    

   8 февральдә Мәскәүдә “Иң яхшылар заманы.  

Чакмагышның яшь талантлары  – Кремль сәхнәсендә
Чакмагышның яшь талантлары  – Кремль сәхнәсендә    

Русия – мәхәббәт иле!» дәүләт Кремль Сарае бөтен Русиядән сәнгать һәм иҗат белән уртаклашу өчен мең ярым талантлы баланы җыйды. Чараны  Русиянең халык артисты Анита Сергеевна Цой оештырды.  «Иң яхшылар заманы» конкурс-кастингы илнең төрле почмакларыннан җиңүчеләрне берләштерде. Алар бергәләп уникаль тамаша тудырдылар. Бу масштаблы чарада Чакмагыш районы Балалар сәнгать мәктәбеннән  Зөһрә Рамил кызы Мәгалимова җитәкләгән «Вивьен» иҗат коллективына да катнашу бәхете елмайды. Яшь артистлар Иван Грозный  чорына багышланган спектакльнең бер өлешен сәхнәләштерде. Алар, тамашачыларны борынгы Русия атмосферасына кайтарып, уңышлы чыгыш ясады. Сәхнәгә Русия эстрадасы йолдызлары Анита Цой, Диана Гурцкая, Зара, Прохор Шаляпин, Саша Попов, Наталья Сенчукова һәм Виктор Рыбин чыкты. Бу балалар өчен онытылмаслык тәҗрибә һәм яңа казанышлар өчен мотивация булды.  Район йөзен лаеклы дәрәҗәдә  Алия Илһам кызы Фәрхетдинова, Диана Венер кызы  Тимергалина, Нурия Илдар кызы Шәймөхәммәтова, Эвелина Ринат кызы Назарчук һәм Чулпан Роберт кызы Зиннәтуллина якладылар. Аларның чыгышы  Чакмагыш сәнгать мәктәбе тарихында бер якты бит булып калачак. Талантлы балалар, эстрада йолдызлары һәм тамашачылар илһам һәм шатлык атмосферасы булдыру өчен берләште. Бу көн сәнгатьнең көченә һәм талантына ышанган һәркем өчен бәйрәмгә әверелде.

Чакмагышның яшь талантлары  – Кремль сәхнәсендә
Чакмагышның яшь талантлары  – Кремль сәхнәсендә
Чакмагышның яшь талантлары  – Кремль сәхнәсендә    
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас