Барлык яңалыклар

Гүзәл затларны хөрмәтләп

5 мартта, Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Гүзәл затларны хөрмәтләп
Гүзәл затларны хөрмәтләп

Чарада бөтен республикадан, шул исәптән безнең районнан да, гүзәл затлар катнашты. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, һәр хатын-кыз, барыннан да элек, гаилә учагын саклаучы әни. "Бу ел безнең республикада Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Бүген, бәйрәм алды көнендә, быелгы мөһим чараларга старт бирергә тәкъдим итәм. Балалы гаиләләргә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, күпмилләтле гаилә буларак республикабызның бердәмлеге өчен күп эшләр башкарасы бар", – диде Радий Хәбиров. Төбәк башлыгы сөекле ханымнарга һөнәри уңышлары, гаиләләре һәм балалары турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде. Аннары сәнгать осталарының һәм республиканың иң яхшы иҗат коллективларының бәйрәм концерты булды.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас