-8 °С
Кар
Айгөл – хуҗабикә, һөнәре буенча – пешекче. Олы уллары Салават армиядән соң Уфада эшли, Азамат Бөре медицина-фармацевтика көллиятендә белем ала. Кече кызлары Сафия Яңа Балтач урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында укый. Алар бергә сәяхәт итәләр, төрле ризыклар әзерлиләр һәм халык өчен табигый продукция сату максатында маллар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Мондый уртак эшләр аркасында аларның гаиләсе бердәм һәм тату. Бакировларга чын күңелдән гаилә бәхете, иминлек һәм барлык максатларының, хыялларының тормышка ашуын телибез!