Узган шимбәдә башкалабызда “Башкортстан” дәүләт концерт залында “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәкара җәмәгать оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе үтте. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Данияр Мәүлияр улы Абдрахманов, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр мәсьәләләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, федераль дәрәҗәдә татарларның милли мәдәни автономиясе рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Ринат кызы Аиткулова, “Башкортстан руслары соборы” президиумы рәисе, Башкортстан дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Николаевич Павлов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Русия халыклары ассамблеясе” Гомумрусия дәүләт-җәмәгатьчелек оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисе, “Ватан сакчылары” махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклау буенча дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Галинур кызы Колсарина, республиканың күренекле фән, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре һәм районнардан сайланган 467 делегат катнашты. Дистәдән артык кешене берләштергән районыбыз делегациясен шушы оешманың урындагы бүлекчәсе җитәкчесе, районара китапханәләр челтәре директоры Алсу Радик кызы Гәрәева җитәкләде. Конференцияне “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Римма Әмир кызы Үтәшева ачты һәм алып барды. Әлеге чара республикабыз да милләтара татулыкны башка этномәдәни берләшмәләр белән тыгыз бәйләнештә эшләүне артабан да ныгыту га, татар мәдәниятен үстерүгә бәйле мөһим мәсьәләләрне тикшерү мәйданчыгына әверелде. Конференциядә педагоглар, галимнәр һәм җәмәгать челек вәкилләре чыгыш ясап, милли үзаңны үстерү, дуслык, бердәмлекне артабан да ныгыту буенча эшлекле тәкъдимнәр кертте. Тикшерелгән мәсьәләләр арасында төп игътибар үсеп килүче яшь буынны яклауга, мәдәни традицияләрнең күчә килешлелеген тәэмин итүгә, туган телне һәм әдәбиятен өйрәнү, иҗатны үстерүгә юнәлтелде. Чарада катнашучылар соңгы биш елда тормышка ашырылган иң уңышлы проектлар күргәзмәсе белән таныштылар. Үзенең чыгышында республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Данияр Абдрахманов бүлеге вәзгыятьтә төрле милләт халыкларының бердәмлеге дәүләте без алдында торган барлык мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итүен ассызыклады, татар милли-мәдәни автономиясенең тоткан роле турында мактап телгә алды һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбызның да шактый күп булуы зур горурлык хисләре тудырды. Әйтик, Сыйрышбашта туып үскән икътисад фәннәре докторы Касыйм Назыйф улы Йосыпов “Халыклар дуслыгы” ордены, Аблай егете, фән кандидаты һәм журналист Рәүф Рифгать улы Идрисов “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде, Яңа Каръяудыда туып үскән фән кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамактагы филиалының кафедра мөдире Илсур Сәлихҗан улы Мансуровка “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” дигән югары исем бирелде. Югарыда телгә алынган кунаклар да үз чыгышларында милли-мәдәни автономия эш чәнлегенә югары бәһа бирделәр, аның җитәкчесе Рима Әмир кызының оештыру сәләтен, алга куелган бурычларны үтәүдә профессиональлеген ассызыкладылар. Конференциядә оешма җитәкчесе Римма Үтәшеваның, контроль-ревизия комиссиясе рәисе Анфиса Галимҗанованың, мандат комиссиясе рәисе Фидрат Монасыйповның хисап чыгышлары тыңланды, фикер алышулар барышында эшлекле тәкъдимнәр кертелде. Киңәшмәдә шулай ук оешма советының яңа әгъзалары, эшче органнар сайланылды. Алдагы биш елга да Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе вазыйфасын Римма Әмир кызы Үтәшева башкарачагын конференция делегатлары бертавыштан хуплап карар итте. Чара ахырында резолюция кабул ителде, анда төп эшчәнлек юнәлешләре һәм оешманың максатлары ачык чагылган. Делегатлар алдында республикабызның һәм төрле районнарның сәхнә осталары матур концерт белән чыгыш ясады. Соңыннан “Нур” татар дәүләт театры каршындагы мәйданда урнаштырылган мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.