Чара Башкортстанда татар һәм башкорт халыкларының бай мәдәни мирасын саклаучы һәм үстерүче бик күп талантлы кешеләр яшәвен тагын бер кабат раслады. Анда тәҗрибәле артистлар да, яшь башкаручылар да катнашты. Жюри составы конкурста катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм чыгышларның ихласлыгын билгеләп үтте. «Соло» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән безнең район мәдәният йортының «Замандашлар» халык театры режиссеры Ривинер Әмир улы Гобәев бүләкләнде. «Асыльяр» халык бию ансамбле җитәкчесе Гөлназ Лотфрахман кызы Габсалихова катнашучы дипломына лаек булды. Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне шушы искиткеч музыка бәйрәме белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар, илһам һәм чагу чыгышлар телибез.