Барлык яңалыклар

Бердәмлек һәм яз билгесе булып

Нәүрүз – кешелек тарихындагы иң өлкән, борынгы бәйрәмнәрнең берсе.

Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Бердәмлек һәм яз билгесе булып

Аны Җир шарында яшәүче өч йөз миллионнан артык кеше каршылый. Әлеге бәйрәм борын-борыннан яңару һәм яктылыкның караңгылыкны җиңүе символы буларак кабул ителгән. Ул Шәрыкъ һәм халкы ислам динен тоткан ил-дәүләтләрдә аеруча киң билгеләнә. Нәүрүз ай календаренә нигезләнгән күпчелек бәйрәмнәрдән аермалы буларак, ул гел бер, билгеле вакытта, язгы көн белән төн тигезләшкән чорда – 20 яки 21 мартта билгеләнә. Нәкъ менән шушы вакытта кояш күк экваторын үтә һәм төньякта астрономик яз башлана. Нәүрүзне бәйрәм итүче халыклар өчен бу чор табигатьнең яңаруы һәм кояш календаре буенча яңа елның башлануы билгесе булып тора. Районыбыз җирлегендә дә ул һәр елда киң билгеләнә. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткән быелгы Нәүрүз бәйрәме дә язгы яңару, бердәмлек һәм гаилә җылысы символы булып, төрле милләт вәкилләрен берләштерде, мәдәни традицияләрнең гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы әһәмиятен чагылдырды. Дәүләт Президенты В.В.Путин тарафыннан быел илебездә игълан ителгән Русия халыкларының бердәмлеге елы чикләрендә бәйрәм программасын район мәдәният йортының "Асылъяр", балалар сәнгать мәктәбенең "Йәйгор" ансамбльләре биюләре, "Чулпан йолдыз", "Березка" коллективлары һәм район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе сәхнә осталары Ревинер Гөбәев, Гөлнара Шәймиева, Идрис Хәмидуллин, Нәфисә Әшәрәпованың чыгышлары бизәде. Район җирлегендә гасырлар дәвамында дус-тату, зур гаилә әгъзалары булып иңгә-иң куеп яшәгән төрле милләт вәкилләренең җыр-моңнары бәйрәм кәефен бүләк итте. Чарага килгән якташларны Нәүрүзбикә тәбрикләде һәм туган ягыбызның табигатен сакларга чакырды. Бәйрәмгә Кыш Бабайның да килеп, язга үз урынын тапшырып китүе аны тагын да ямьләде. Чараны әзерләүче сәнгатькярләрләр билгеләвенчә, Нәүрүз ул – аерым милләтләрнең мәдәни бәйрәме генә түгел, ә гомум яңары символы да. Кыш Бабайның килүе исә могҗизаларның ел фасылына һич бәйле булмавын искәртте. Кышкы һәм язгы фольклорның гадәти булмаганча бердәм булып үрелүе төрле яшьтәге тамашачыларга бик ошады! Әлеге чара төрле милләтләр гөреф-гадәтләренең бер-берсен тулыландыруын, иң зур рухи кыйммәт булган мәдәниятне тагын да баетуын чираттагы тапкыр раслады. Бәйрәм аны алып баручы Гөлназ Сәлимова һәм Гөлшат Галләмованың тамашачыларга җиткерелгән: "Күңелләрәрегездә гел яз булсын, бер-берегезне хөрмәт итегез, телләребез, диннәребез, гөреф-гадәтләребез белән горурланыгыз! Без – бер гаилә, бер халык! Илебез тыныч, күк йөзләре аяз, халкыбыз көчле булсын! Нәүрүз мөбәрәк булсын!" – дигән күркәм теләкләре белән тәмамланды.

Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Бердәмлек һәм яз билгесе булып
Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас