+2 °С
Болытлы
Тарихи яктан Нәүрүз бәйрәме тирән тамырларга ия һәм күп халыкларның мәдәни һәм дини традицияләрен чагылдыра. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнашты. Концерт номерлары белән чиратлашып төрле халык уеннары уздырылды. Авыл халкы һәм кунаклар җырлар тыңлады, көч һәм җитезлек ярышларында катнашты, коймак, боткадан авыз итте. Нәүрүзбикә барысын да сыйлады. Нәүрүз– ул игелек һәм үзара хөрмәт, шәфкатьлелек һәм юмартлык символы. Күңелле җырлар, призлар белән мавыктыргыч ярышлар – болар барысы да бәйрәм рухы һәм күңел күтәренкелеге тудырды.