Барлык яңалыклар

«Орчык өмәсе» фольклор чарасы узды

Митрә-Әюп авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Орчык өмәсе» фольклор чарасының туры эфирын үткәрделәр. Әлеге чара татар халкының традицияләрен саклап калырга, аларны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

«Орчык өмәсе» фольклор чарасы узды
«Орчык өмәсе» фольклор чарасы узды

Чара барышында хуҗабикә катнашучыларны көзге бәйрәмнәр һәм халык традицияләре белән таныштырды. Хатын-кызлар йортка «Орчык бәйрәме»нә җыелды. Аннары театральләштерелгән күренеш хуҗаларның күптәнге традиция буенча сарык йонын әзерләүләрен, аны чистарту, эрләү һәм бәйләү процессларын ачык күрсәтте. Эш халык җырлары, биюләр, «Орчык тәһрәт», «Йомгак уены», «Йозек салу»уеннары белән үрелеп барды.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас