Барлык яңалыклар

Яз үз хокукларына керә

21 март көнне көн озынлыгы төн белән тигезләнә. Димәк, озак көтелгән яз үз хокукларына керә. Нәүрүз – табигатьнең уяну чоры.

Яз үз хокукларына керә
Яз үз хокукларына керә

 18 март көнне Иске Калмаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Кыш бабай киләсе елга кадәр саубуллашты, ә Нәүрүзбикә, үз хокукларына кереп, яз җитү белән котлады. Бәйрәмдә балалар көч, җитезлек, тизлек буенча көч сынаштылар. Алар  милли уеннар уйнады, биеде, җырлады, эстафеталарда катнашты. Чарада  күңелле музыка яңгырады, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Чара ахырында коймак һәм тәм-томнар белән бәйрәм чәе оештырылды.

Яз үз хокукларына керә
Яз үз хокукларына керә
Яз үз хокукларына керә
Яз үз хокукларына керә
Яз үз хокукларына керә
Яз үз хокукларына керә
Яз үз хокукларына керә
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас