300дән артык үзешчән артистны бер сәхнәгә җыйган әлеге күләмле чара 27 мартта Бишбүләк авылында узды. 2022 елда старт алган бу фестиваль проекты районның мәдәни тормышына ныклап кереп калды һәм аралашу, тәҗрибә уртаклашу, татар халкының бай мәдәни мирасын үстерү һәм саклау өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя, үз тирәсенә Башкортстан Республикасының гына түгел, аның чикләрендәге үзешчән татар коллективларын да берләштерә. Бу ел, һичшиксез, гаризалар кабул итү саны буенча гына түгел (сайлап алу онлайн этабына 170тән артык гариза бирелгән), шулай ук Русиянең төрле почмакларыннан катнашучылар саны буенча да рекордлы булды. Анда Русия Федерациясенең 11 субъектыннан (Татарстан Республикасы һәм Кырым, Донецк Халык Республикасы, Ырымбур, Киров, Төмән, Самара, Новосибирск, Свердловск, Омск өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы) иҗат коллективлары катнашырга теләк белдерде. Үсеп килүче буынга – яшь талантларга – йомгаклау этабын – “Рух. Дәрт. Моң” күләмле фестиваль проектының гала-концертын ачу хокукы бирелде. Республикабызның Чакмагыш, Дүртөйле, Бишбүләк, Бәләбәй, Туймазы районнарының иң яхшы балалар коллективлары, шулай ук Ырымбур өлкәсенең Сакмар районы коллективы тамашачылар һәм жюри хөкемендә үзләренең осталыкларын, башкару дәрәҗәсен күрсәттеләр. Төбәкара фестивальнең йомгаклау этабының мактаулы кунагы парламент депутаты, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, "Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы" төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов булды. Фестивальнең бай һәм төрле программасы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.