Мавыктыргыч сәяхәткә – гаилә белән

Ил күләмендә үткәрелгән бу мавыктыргыч акциягә районыбызның тарихи-туган якны өйрәнү музее да кушыла.

Мавыктыргыч сәяхәткә – гаилә беләнМавыктыргыч сәяхәткә – гаилә белән
Мавыктыргыч сәяхәткә – гаилә белән

Тәүдә кышкы, хәзер инде язгы каникул көннәрендә оештырылган бу чараны район мәктәпләре укучылары да үз итте. Музейларны бер дә юкка гына тарих сакчысы, димиләр бит. Биредә туган авылыбыз, районыбыз турында дәреслекләрдә булмаган мәгълүматларны үзләштереп, белемне арттырырга, тарихны үз күзләрең белән күрергә, районның бүгенге сулышын тоярга була. Күптән түгел монда Тозлыкуш урта мәктәбе укытучылары әти-әниләре һәм укучылары белән килеп, музей экспозицияләре белән танышып, туган ягыбызның тарихы, бүгенгесе турында күп мәгълүматлар үзләштереп, белемнәрен баетып киттеләр. Быел республикабызда игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елында мондый акцияләр оештырылу аеруча мөһим. Бу чара балаларга иң кадерле кешеләре белән бергә вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәреп, туган районыбыз тарихын өйрәнергә һәм якын кешеләре белән рухи бәйләнешләрне тоярга ярдәм итә. Чөнки бала, үсмер чакта әти-әниләр белән бергә үткәрелгән, тик якты тойгылар гына калдыра торган мондый файдалы ял мизгелләре һәр кешене гомере дәвамында озатып барачак һәм иң күңелле истәлекләр булып күңелләрдә сакланачак. Һәм туган ягыбыз тарихына мондый сәяхәт сезнең гаиләгез өчен дә гадәти бер чара гына түгел, ә озак еллар үткәннән соң да сагынып сөйләрлек истәлекле вакыйга булсын иде. Шуңа да һич озакка сузмый, шушы матур язгы көннәрдә гаиләгез белән музейга килегез, дип чакырабыз.

Автор:Эльвира Ямалеева. тарихи-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.
Читайте нас