ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр

Янә олы җиңү яулап

Бишбүләк районында узган атнада үткән “Рух. Дәрт. Моң” төбәкара татар мәдәнияте фестивалендә катнашып, районыбызның хезмәт ветераннарын берләштергән “Идел” халык уен кораллары ансамбленең фольклор төркеме, “Авыл киче” күренеше белән чыгыш ясап, лауреат исемен яулап кайтты.

 Әлеге дәрәҗәле бәйгедә илебезнең төрле төбәкләреннән 170тән артык мәдәни коллектив көч сынашты. Русия Федерациясенең мәдәният отличнигы, гомере буе сәхнәдән аерылмаган Динә Сираҗетдин кызы Хәсәнова кул астында шөгыльләнүче өлкән яшьтәге сәнгать сөюче ветераннарыбызны берләштерүче әлеге иҗат коллективы “Музыкаль-фольклор композиция” номинациясендә җиңүчеләр исәбендә финалга узды һәм гала-концертта моңлы чыгыш ясап, фестиваль лауреаты дипломына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булдылар. Бай тарихлы, һәр чарада иң-иңнәр исәбендә калучы шушы коллектив чираттагы тапкыр районыбыз данын ышанычлы яклады. “Идел” халык уен кораллары ансамбленең һәркайсы олы талант иясе булган әгъзаларын тагын бер зур җиңүләре белән ихлас тәбрик итәбез һәм артабан да тик иҗади уңышлар гына телибез!

Автор:Рәмзия ВәлИеВА, муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы.
Читайте нас