Дөнья күргән һәр яңа китап – яңа могҗиза ул. “Авылым назы” дип аталган китапка авторның төрле елларда язылган шигырьләре, кечкенә хикәяләре тупланган. Фәйрүзә Әнвәр кызы Саяпова 1965 елның 5 июнендә Яңа Почкак авылында дөньяга килгән. Үзләрендә башлангыч мәктәп кенә булу сәбәпле, укуын Уйбулат авылында дәвам иткән. Аңа ике ел Семилетка поселогында да укырга туры килгән. Митрә-Әюп мәктәбендә урта белем алып, тегүче һөнәрен үзләштерер өчен Туймазы шәһәренә юл тоткан. Сөекле әнисе вафат булу сәбәпле кече туганнарын карар өчен авылга кайтырга мәҗбүр булган. Кайткач, Чакмагыш кооператив училищесына укырга кереп, сатучы һөнәрен үзләштергән, шушы һөнәр буенча эшли башлаган. Райондашыбыз халык иҗатына, җыр-моңга бай гаиләдә үскән. Картәниләре уйлап чыгарган әкиятләрне Фәнил абыйсы мәктәпкә килеп сөйли торган булган. Абыйлары Заһит һәм Әбүзәр – авылның танылган гармунчылары. Тормыш иптәше Фәрәгать Рәфәгать улы белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә оныклары өчен куанып яшәүче бәхетле картәни, картәти алар. Бу көнне авторны котларга туганнары, авылдашлары, чын мәгънәсендә шигърият сөючеләр, район әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары килде. Алар чарада катнашучыларга шигъри юллар, күңелгә хуш килгән җырлар бүләк итте. Күңелле очрашу барышында автор үзенең балачак хәтирәләре, китабына кергән әсәрләрне язу серләре, иҗат юлы тарихы белән уртаклашты, туган авылына, кадерле кешеләренә багышланган һәм күңел җылысы бөркелеп торган шигырьләрен укып ишеттерде. Шигырьләренең һәр юлы авторның туган ягының матурлыгын ничек күрә белүе һәм гади әйберләрне дә никадәр шатланып кабул итә алуы турында уйланырга мәҗбүр итә. Кайбер шигырьләре бүген танылган җырчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре башкарган җырларга әверелде. Фәйрүзә Саяпованың иҗатында махсус хәрби операция яугирләренә һәм аларның әниләренә багышланган шигырьләр аерым урын алып тора. Аларның кайберләре кичә барышында да яңгырады. Очрашу әдәби чарага гына түгел, ә аралашу һәм үзара аңлашуның чын бәйрәменә әверелде. Ул тагын бер тапкыр талант һәм илһамның безнең белән янәшәдә яшәвен, ә якташларыбызның иҗат җимешләре – кыйммәтле мәдәни байлык булуын, аны сакларга һәм киләсе буыннарга тапшырырга кирәклеген исбатлады. Без дә китап авторына алга таба да дәрт һәм илһам, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, иҗатының дәвамлы һәм уңышлы булуын теләп калабыз.