Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз гүзәллеге

Башкортстан Республикасының Милли музеенда якташыбыз Илфир Исламгазинның юбилей фотокүргәзмәсе ачылды    

Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллегеФотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз гүзәллеге

      7 апрельдә  Башкортстан Республикасының Милли музеенда чын мәгънәсендә якты, истәлекле вакыйга – якташыбыз, күренекле фотограф-пейзажчы, Русия фоторәссамнар берлеге әгъзасы Илфир Исхак улы Исламгазинның 80 яше тулуга багышланган “Гомерлек  мавыгу” (“Увлечение длиною в жизнь”) дип исемләнгән фотокүргәзмәне ачуга багышланган  тантана булды. Анда юбилярның Уфа шәһәре буенча,  Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән мәлләрдәге эшләре һәм туган Башкортстан пейзажлары  тәкъдим ителде.  Биредә барыбызны да музей бусагасын атлап керү белән  җылы, дустанә мохит үзенә чорнап алды. Күргәзмәне ачу тантанасын «Агыйдел» башкорт халык уен кораллары ансамбле чыгышлары   бизәп,  чарага ямь һәм  лирик аһәң бирде.    Башкортстан Республикасы Милли музее директоры Рөстәм Әхмәт улы Исхаков  һәммәсен дә сәламләп,  юбилярның эшләренең республика мәдәнияте өчен олы әһәмияткә ия булуын ассызыклап:    –           Илфир Исхак улы, Сезнең талантыгыз нәтиҗәсендә без республикабызның никадәр матур һәм уникаль булуын яңадан ачтык. Сез – танылган мэтр. "Зирах" башкорт фотосы галереясе" проектында сезнең эшләрегез классиклар В.Стрижевский һәм Р. Бадыйковның хезмәт өлгеләре белән бер рәттә лаеклы урын алды. Без Сезгә бу югары дәрәҗәдәге осталыкны күрү мөмкинлеге биргәнегез өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, – диде. Илфир Исхак улының якын дусты,  хезмәттәше,  Башкортстан Республикасының Фоторәссамнар берлеге әгъзасы,  Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының халык рәссамы  Рәиф Карам улы Бадыйков та юбиляр турында истәлекләре белән уртаклашып,  икесенең дә яраткан шөгыле белән мавыгу елларын искә төшерде.  “Без 1961 елда Уфага ФЗОга укырга килгәч танышып киттек. Шунда мин Илфирның   фотога төшерү белән мавыгуын белдем. Училищены тәмамлагач та без бергә фото белән шөгылләнеп йөрдек әле. Аннан инде хаклы ялга  чыккач, ул фотоаппарат алып, бу яраткан һөнәре белән ныклап шөгылләнә башлады. Бик күп күргәзмәләрдә катнашып йөрде, нәтиҗәсен инде менә үзегез күреп торасыз”,  – диде Рәиф Карам улы, биредә тәкъдим ителгән күргәзмәгә күз төшереп.  Илфир Исхак улының хезмәттәшләре, дуслары, чордашлары һәм якташлары югары һөнәри осталыгын гына түгел, аның туган як матурлыгын күрә белү сәләтен дә олы горурлык хисләре белән билгеләп үттеләр. Якташыбызны яратып һәм хөрмәт итеп, котларга һәм шатлыгын уртаклашырга дип килгән муниципаль район хакимиятенең  эшләр белән идарәчесе  Радик Габделфәрит улы Әмирханов, Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре  Рәсимә Зәлиф кызы Балягова да иң ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткереп, аның таланты белән чиксез горурлануларын белдерделәр, иҗади илһам теләделәр. Артабан сүз алучы   туган ягы – ямьле Калмашбаш авылыннан килгән бер төркем туганнары, авылдашлары тарафыннан да якташыбызга бик күп җылы сүзләр, матур  теләкләр яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Әйткәндәй, Илфир Исхак улының гомерлек яраткан шөгыле әлеге гаиләдә берничә буынны берләштерә. Бу сәләт аның улына, оныгына да күчкән. “Әтием яшьли фотога төшерү белән шөгыльләнде һәм беренче фотоаппаратым  һәм мавыгуым  да миңа аңардан мирас буларак күчте.   Минем сәяхәтләрем,  сәфәрләрем, Алтай, Урал төбәкләре табигате аны да кызыксындырды һәм ул актив рәвештә пейзаж фотографиясе белән шөгыльләнә башлады. Без бергә сәяхәт иттек һәм бу сәяхәтләрнең нәтиҗәсе инде менә сезнең алдыгызда. Мин әтием белән бик горурланам”, – диде якташыбызның улы Ирек Илфир улы Исламгазин.  Күргәзмә агымдагы елның 12 маена кадәр эшләячәк. Гүзәл табигатьле Башкортстаныбызны пейзаж фотографиясе классигы күзлегеннән күрергә, республикабызның күзнең явын алырдай үзенчәлекле матурлыгыннан  илһам алырга теләүчеләр, БР Милли музеена рәхим итегез! Илсөяр Гайсина.

Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз  гүзәллеге
Фотосурәтләрендә – Башкортстаныбыз гүзәллеге
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас