Яшь гармунчылар өздерде генә!

  Гармун – татар халкының йөрәк тавышы, аның рухи байлыгы. Ул – музыка коралы гына түгел, ә безнең мәдәниятебезнең, күңелебезнең, тарихыбызның бер өлеше.

Яшь гармунчылар өздерде генә!Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!


 
 
       
         Үзешчән артистларны (гармунчыларны) ачыклау, инструменталь башкару традицияләрен пропагандалау һәм үстерүгә, иҗади яшьләрнең музыкаль инструменталь  иҗатка кызыксынуын көчәйтү максатыннан Балалар иҗат үзәгендә район урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән  гармун сөючеләрне берләштерелгән “Их, гармунда уйный белсәм” баянчылар, аккордеончылар һәм гармунчылар район конкурс-фестивале  үткәрелде. Аларны районыбызда исемнәре билгеле булган хөрмәтле жюри әгъзалары – баянчы, автор-башкаручы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Калмашбаш авылы мәдәният йорты мөдире Рәвис Муллаян улы Сабитов, Бөтенрусия, республика конкурсларында җиңүче, остаз, баянчы-аккомпониатор, район мәдәният йорты  хезмәткәре Рудин Фидрат улы Бәдретдинов, республика конкурсларында  җиңүче, остаз, баянчы-аккомпаниатор, Рапат авылы мәдәният йорты мөдире Илдар Нуриәхмәт улы Галиев бәһалады.
        Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова бәйгене ачып: “Бүген без гармунда уйнау традициясенең безнең районда яшәвенә һәм чәчәк атуына кабат инанырбыз. Монда бу гаҗәеп мәдәниятне саклаучы һәм тапшыручы талантлы укучылар, укытучылар җыелган. Мин барлык катнашучыларга уңышлар, илһам һәм якты чыгышлар телим, ә бәйрәм барыгызга да шатлык китерсен!” – диде.
         Артабан конкурста катнашучы укучылар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, тәҗрибәле жюри составы һәм тамашачылар алдында гаомун-баянда уйнау осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, катнашучыларның күпчелеге  Чакмагыш гимназиясеннән булды. Димәк, биредә көмеш телле гармун, баяннарны  үз итүче, халкыбыз моңнарына  тугры калуычы яшь сәләтләр үсеп килә. Әмир Шәрипов, Әскар Шәрипов, Аяз Хаҗгалиев, Нияз Нәбиуллин, Марсель Әшәрәпов, Лилия Береснева, Алмаз Ризванов, Ильяс Сакаевның чыгышлары моңа ачык дәлил булды.  Беренче урта мәктәп укучылары Камил Кәримов, Аяз Гафаров, Рамзан Камалов,  Имәнлекулдан Әмир Матъякупов, Илназ Арысланов, Тозлыкуштан Нияз Шакиров, Тайняштан Ислам Хәмидуллинның чыгышлары да  һәммәсенең дә күңелләрен дәртләндереп, алкышлар белән озатылды.
  Конкурста катнашучыларның барысы да призлы урыннар алдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Чараны оештыручылар һәм жюри әгъзалары барлык катнашучыларның да яхшы әзерлек дәрәҗәсен һәм чагу чыгышларын, яшь буынның  әти-әниләре,  нәнәй-картәтитәләре яраткан халык уен коралларын ешрак сайлавын билгеләп үтте.
         Гармун элек-электән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклаучы уен коралы булып кала, ә бүгенге гармунны олылау чарасы – туган телебезне, милли моңнарыбызны сакларга, белергә этәргеч ул. Яшь башкаручыларның үзләренең иҗаты белән халкыбызның данлыклы музыкаль традицияләрен лаеклы дәвам итүләре, онытмаулары зур сөенеч уята. Бу чара яшь талантларыбыз өчен “Их, гармунда уйный белсәм” баянчылар, аккордеончылар һәм гармунчылар район конкурс-фестивале генә түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе дә булды.  
 
 

Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Яшь гармунчылар өздерде генә!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас