Нәниләргә – космос турында

Космонавтика көненә Рапат мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Бу серле космос» дип аталган мавыктыргыч чара үткәрделәр.

Нәниләргә –   космос турындаНәниләргә –   космос турында
Нәниләргә – космос турында

 Чара барышында балаларга беренче космонавт-этләр  Лайка, Белка һәм Стрелка, дөньяда беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин биографиясеннән кызыклы фактлар, космик корабльләр конструкторы Сергей Павлович Королев турында сөйләделәр. Нәниләр космонавтлар очыш вакытында туклана торган ризыклар турында белделәр, галәм планеталары белән таныштылар. Чарага “Ерак һәм якын космос”  дип исемләнгән өстәл күргәзмәсе әзерләнде. Анда Галәм, планеталар, йолдызлар, галактикалар, беренче космонавт Юрий Гагарин турында китаплар тәкъдим ителде.

Нәниләргә –   космос турында
Нәниләргә –   космос турында
Нәниләргә –   космос турында
Нәниләргә –   космос турында
Нәниләргә –   космос турында
Нәниләргә – космос турында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас