Кабатлансын әле моңнарыбыз

Районыбызның өлкән буын вәкилләре җирлекнең җәмәгать тормышында, үткәрелгән төрле юнәлештәге чараларда актив катнашып, тулы канлы тормыш белән яши.

Кабатлансын әле моңнарыбызКабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз

Үзешчән сәнгать һәм сәхнә ветераннарын берләштергән “Идел” халык уен кораллары оркестры район мәдәният йортында озак еллар дәвамында эшләп килә. Бу иҗади коллектив чыгышларын хәзер инде үз җирлегебездә генә түгел, республика һәм хәтта күрше төбәкләрдә дә яхшы белеп, көтеп алалар. Алар төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә катнашып, күп тапкырлар җиңүче һәм призер булдылар, районыбызның сәнгать төбәге дигән данын тирә-якка тараттылар. Ансамбльне оештырып, аңа озак еллар дәвамында җитәкчелек иткән Ринад Вәкил улы Кәримовның эшен әлеге вакытта сәхнәдәшләре, моңдашлары лаеклы дәвам итә. “Кабатлансын әле моңнарыбыз, Тетрәндереп күңел кылларын...”, – дип, алар апрель аеның ямьле кичендә райондашларны янә район мәдәният йортына, “Кабатланмас моңнар” концертына чакырдылар. Бу хактагы язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитенең алдагы санында укырга була.

Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Кабатлансын әле моңнарыбыз
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас