Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып

18 апрельдә районыбыз китапханәләре  иң күләмле һәм төп мәдәни  вакыйгаларның берсе – «Библиотөн-2026» Бөтенрусия мәгърифәтчелек акциясенә кушылды.  

Төп мәдәни вакыйгага актив кушылыпТөп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып

           Чакмагыш авылы балалар модельле китапханәсе бу көнне китап сөючеләрне «Халыклар бердәмлеге – Русия көче!» девизы астында «Без төрле – без бергә» дигән әдәби-музыкаль программага чакырды. Чарада гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Библиотөн программасы «Ватан хакына бердәмлек» тарихи сәяхәтеннән башланды. Анда катнашучылар Русиянең төрле халыкларының Ватанны ничек саклавы  һәм үз традицияләрен онытмаулары турында белделәр. Иллюстрацияләр һәм интерактив элементлар ярдәмендә балалар заманнар бәйләнешен тойдылар. Артабан алар «Күңелле карусель – Русия халыклары уеннары» игротекасында катнаштылар һәм  борынгы ярышлар һәм эстафеталар аша илебезнең мәдәни мирасы белән таныштылар. «Яшь илһам тавышы» шигъри минуты кысаларында гимназиянең 4А сыйныфында укучы яшь шагыйрә   Алия Исәбаева чыгыш ясады. Беренче урта мәктәпнең 7Б сыйныфында укучы Әдилә Дәүләтшина  гитарада рус, татар һәм башкорт көйләрен башкарды. Шулай ук ул иҗади эшләр – чигелгән һәм бәйләнгән эшләнмәләр белән «Кул эшләре могҗизалары» хобби күргәзмәсен тәкъдим итте. Кичә китапханәчеләрнең «Кокошник ясыйбыз» осталык дәресе белән тәмамланды: егетләр һәм кызлар милли костюм элементының тарихы белән таныштылар,  фантазия һәм иҗади сәләтләрен күрсәтеп,  кокошниклар  ясарга өйрәнделәр.          Әлеге акция чикләрендә район үзәк китапханәсендә дә  «Халыклар бердәмлеге – мәдәниятләр бердәмлеге» дигән баш астында мәдәни программа үткәрелде. Чара китап күргәзмәсе  презентациясеннән башланды. Очрашу барышында кунаклар Русия халыкларының әкиятләре, хикәяләр һәм риваятьләре турында мавыктыргыч сәяхәткә чакырылдылар. Аларга «Колобок» рус халык әкиятен заманча итеп сәхнәләштереп күрсәтү мөмкинлеге тәкъдим ителде. Теләге булганнар «Бәхет  дагасы» иҗат остаханәсендә актив катнаштылар һәм үзенчәлекле уңыш талисманы ясадылар. «Русия халыклары уеннары» этно-сәяхәте төрле халыкларның гореф-гадәтләре, уеннарның төрлелеге, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныштырды. «Көйне танып бел» (“Угадай мелодию”) исемле мавыктыргыч квиз-уенда популяр җырларны яхшы белүчеләр, «Идел» иҗат коллективы әгъзалары катнашты. Халык уен кораллары озатылуындагы җырлар һәм көйләр очрашуның  бизәге булды. Акция «Китап белән селфи» чагу фотосессиясе белән тәмамланды.          Китапханәләрдә үткән әлеге чаралар җылы, үзара аңлашу һәм иҗади илһам мохитендә  узды. Анда катнашучы һәр кеше күпмилләтле Русиянең мәдәни мирасына җәлеп ителеп, үзенә ниндидер яңа һәм кызыклы ачышлар ясады. Кызыклы һәм танып белү программалары барлык китап укучыларга да бәйрәм һәм тылсым мохитендә узып, якты тәэссоратлар бүләк итте.

Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Төп мәдәни вакыйгага актив кушылып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас