

Иске Бәшир авылы модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Иске Ихсан авылының тарихына, табигатенә һәм мәдәни традицияләренә багышланган электрон презентация тәкъдим итте. Иске Ихсан авылы клубы мөдире Гүзәл Хәйруллина күргәзмә белән таныштырды. Биредә авылның танылган кешеләренең шәхси папкалары, гаилә архивларыннан фотосурәтләр, алар турында документаль мәгълүматлар урнаштырылган иде. Аннары очрашуда катнашучылар үз авылларының күренекле кешеләре турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Чарада катнашучыларның үз тамырлары һәм гаилә традицияләре турында сөйләүләре аеруча кызыксыну уятты. Авылыбызның кызыклы гаилә тарихлары белән бәйле урыннары, буын бәйләнешләре һәм гаилә хезмәт династияләре турында сөйләштек. Очрашу гаилә уеннары белән дәвам итте. Малайлар һәм кызлар «Парны тап» уенын уйнап, туган авылларының истәлекле урыннары сурәтләнгән рәсемнәрнең кайда урнашканын белергә тырыштылар. Шулай барысы бергәләп «Иске Ихсан» һәм «тату гаилә» сүзтезмәләреннән яңа сүзләр төзүдә катнаштылар. Бу уеннар чараны тагын да җанлырак, истә калырлык һәм бердәмрәк итте. Очрашу ахырында барлык катнашучылар да: “Мондый чаралар туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны арттырырга, гаиләләрне берләштерергә, гореф-гадәтләрне саклап калырга һәм буыннан-буынга тапшырырга ярдәм итә”, – дигән бердәм фикергә килде. Мәрьям Смакова, Иске Бәшир модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.