

Һәр ел 29 апрельдә дөнья күләмендә Халыкара бию көне билгеләнеп үтелә. Бәйрәм биюнең барлык стильләренә багышлана. Аның төп идеясе – биюнең барлык юнәлешләрен бердәм сәнгать формасы итеп берләштерү. Ә бию көне кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына бердәм бию теле аша берләштерү булып тора. Республикабызда яшәүче һәр халык вәкилләре – уникаль милли традицияләрне саклаучылар. Һәр милләтнең тарихы, дөньяга карашы һәм холык-фигыле аның биюләрендә чагылыш таба. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм «Пушкин картасы» программасы чикләрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә Халыкара бию көненә багышланган чагу бәйрәм концерты оештырылды. Балалар сәнгать мәктәбендә, район мәдәният йортында, авыл биләмәләре мәдәният йортларында хореография белән шөгыльләнүче бию коллективлары бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, үзләренең матур, чагу, дәртле биюләрен тамашычыларга тәкъдим итте. Программаның хореографик өлеше этник төрлелеге һәм мәгънәви тирәнлеге белән таң калдырды. Тамашачыларга дәртле татар, башкорт, ритмик чуваш, мари, үзенчәлекле казак һәм башка матур биюләр тәкъдим ителде. Идрис Хәмидуллин, Гөлнара Шәймиева, Наҗар Муллаянов, Раил Ямалетдинов башкаруында җырларны, Тайняштан килгән гармунчыларның чыгышларын да тамашачылар яратып кабул итте. Артистларның һәр хәрәкәтендә илебез халкының ачык күңеленең, аның тарихының һәм киләчәгенең бер өлеше чагылды. Бию – ул сәнгать кенә түгел,ул туган киңлекләрнең матурлыгы, халык рухының көче һәм буыннар дәвамлыгы турында җанлы хикәя. Халыкара бию көне – хәрәкәт сәнгате бөтен планета буйлап кешеләрне берләштерә торган көн. Әлеге концертта күптән түгел генә районның “Бердәлектә – көч” фестивалендә тамашачыларны сөендергән артистлар чыгыш ясады. Аларны бүләкләү өчен сәхнәгә район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева чакырылды. «Бердәмлектә – көч» Русия Федерациясендә Русия халыкларының бердәмлеге елына, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елына багышланган район халык иҗаты фестивалендә актив катнашулары өчен Раил Ямалетдинов, Наҗар Муллаянов, Элина Басыйрова, “Сәлам” гармунчылар триосы (җитәкчесе Илдар Хәмидуллин), “Илһам” (“Вдохновение”) бию ансамбле (җитәкчесе Айсылу Сәлимгәрәева), “Энҗеләр” вокал ансамбле (җитәкчесе Регина Гайсина), “Чакматаш” халык бию ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Хафизова), “Непоседы” бию ансамбле (җитәкчесе Әдилә Садыйкова), Рамил Хафизов исемендәге “Акбүзат” бию студиясе (җитәкчесе Ринат Байморатов), “Йолдызлар” бию ансамбле (җитәкчесе Гөлфинә Ишморатова), “Санрайс” бию ансамбле (җитәкчесе Вәсилә Гыймаева), “Радуга” бию ансамбле (җитәкчесе Нәфисә Әшәрәпова) Дипломнар белән бүләкләнделәр.