+11 °С
Облачно


Әлеге проект конкурсантларга Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Бәйгенең төп максаты – бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатын популярлаштыру, яшьләрне иҗат-артистлык эшчәнлегенә җәлеп итү, милли мәдәниятләрне һәм телләрне саклау һәм үстерү, төрле милли мәдәниятләрнең бердәмлеген пропагандалау, милләтара мөнәсәбәтләрне, халыклар дуслыгын ныгыту. Әлеге конкурста Чакмагыш гимназиясе, Иске Калмаш, Рапат, Рәҗәп урта мәктәпләре укучылары, Чакмагыш авылының 5 нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчесе катнашты. Барлык катнашучылар да 1,2,3нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләребезне котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!