ИГЕНЧЕ
+2 °С
Облачно

Икеләтә җиңүче булды!

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Бу истәлекле көнне Уфаның   «Нур»  дәүләт татар театрында  «Тукай моңнары»    Бөтенрусия сәнгатьле укучылар конкурсы узды.

Икеләтә  җиңүче булды!Икеләтә  җиңүче булды!
Икеләтә җиңүче булды!

 Чакмагыш 5нче балалар бакчасын  «Кояшкай» әзерлек төркемендә  тәрбияләнүче Данияр Шәймөхәммәтов  зур горурлык белән  тәкъдим итте. Җитәкчесе –  Дилара Әхәт кызы Хөсәенова.   Конкурс йомгаклары буенча Данияр «Туган тел» шигырен татар һәм рус телләрендә искиткеч сәнгатьле итеп укып, «Тукай төрле телләрдә» номинациясендә ике тапкыр җиңүче булды.  Даниярны чын күңелдән икеләтә җиңүе белән котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, кыюлык белән яңа үрләргә күтәрелергә, Тукайның бөек мирасыннан илһам алып,   һәрвакыт үз телебез һәм мәдәниятебез белән горурланып яшәвен телибез.  

Икеләтә  җиңүче булды!
Икеләтә  җиңүче булды!
Икеләтә  җиңүче булды!
Икеләтә  җиңүче булды!
Икеләтә җиңүче булды!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас